Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кырлайга эшлекле сәяхәт

Без, Чаллы шәhәренең 21нче мәктәп укучылары, Арча районы Кырлай авылына юл тоттык.

Без, Чаллы шәhәренең 21нче мәктәп укучылары, үзебезнең укытучы апаларыбыз белән 17нче апрель көнне Арча районы Кырлай авылына юл тоттык. Монда «Без —Тукайлы халык» исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.

Кырлай мәктәбенең ишек төбеннән үк безне Тукай әкиятләренең геройлары каршы алды. Без гүя Габдулла Тукай әкиятләренең геройлары белән очраштык. Конференция эше төрле юнәлешләр буенча барды. Минем чыгышны шагыйрь, сатира остасы Камил Кәримов бәяләде. Мин лауреат исеменә лаек булдым. 

Икенче өлештә без Габдулла Тукай музеен карадык. Андагы төрле экспонатларны күреп гаҗәпләндек. Гүя без бәләкәй Апуш белән дә, үсмер егет Габдулла белән дә, күренекле шагыйрь Тукай белән дә очраштык. Бу сәяхәт безнең күңелләрдә бик озак сакланыр дип уйлыйм.

Чаллы, 21нче мәктәпнең 7а сыйныфы укучысы Шәйхетдинова Ралия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев