Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

КВН ул – командада эшли белү уены

Мамадышта авыл һәм шәһәр мәктәпләре арасында КВН узды.

Мамадышта ММД (Молодежь Мамадыша Дома)да КВН узды. Анда 8 команда бар иде. Мин карап утырырга гына дип бардым. Быел мине командага алмадылар. Авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 8 команда бар иде:

  • Зверосовхоз мәктәбе
  • Көек-Ерыкса мәктәбе
  • Үсәли мәктәбе
  • Урта Кирмән мәктәбе
  • Җөри мәктәбе
  • Мамадышның 1нче, 2нче, 4нче мәктәбе.

Командаларның 3се татарча чыгыш ясады, ә 5се — рус телендә. Жюри составында 5 кеше. Алар Казаннан килгән иде. 

Быел КВН чыгышларында, таныштыру өлешендә видеоларны күбрәк ясаганнар, кайберәүләр ясамаган, кайсы команда 3 кешедән тора, ә кайсысы 10, катнашучылар арасында иң кечкенә яшьтәге укучы — ул мин укыган мәктәп командасының 1нче сыйныф укучысы Илназ Сибогатуллин. Аның тавышы үзенчәлекле, яңгыравыклы иде. 

КВН — ул, минемчә, үзеңнең көнкүрешеңне кызык мәзәк-шаярулар аша күрсәтү. Шушы командаларның иң истә калган мәзәкләре ул асфальт юлдагы тишекләргә салынган Мамадышның Макерам кирпече, аның юлда фотосы, мәзәге һәм тагын Чүпрә заводы яныннан узганда 5 минут буе «Сулама, сулама, сулама, сулама... Сулама. Сула» мәзәге, һәм тагын берничә мәзәк, бу кырыен чүпрә заводы яныннан узган кеше генә аңлый.

КВН — ул үзеңне күрсәтү генә түгел, командада эшли белү уены. Разминкада жюри биргән сорауга яки кызык фотога кызык җавап табарга кирәк. КВНда уйнар өчен, КВНне аңларга, аны яратырга кирәк.

Бу кичке чара миңа ошады. Киләсе елга да бәлки КВНны карармын дигән фикердә калдым.

Әмир Фәрхуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев