Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелем Тукай белән

Язучы үзенең иҗатын тәнкыйтьли белергә тиеш.

Татар халкының Тукайга хөрмәте бик зур. Тукай тормышның күбрәк ачы ягын татый. Үзенең уй-фикерләрен, теләкләрен шигырь юлларына сала.

«Туган тел», «Әдәбият» китапларының беренче битләрендә бөек шагыйребезнең портреты, биографиясе һәм безгә таныш булган «Туган тел»,«Туган авыл», «Сабыйга» шигырьләре бар. Габдулла Тукай әсәрләре гади, алар сабыр булырга, урлашмаска, кешеләргә ачу сакламаска өйрәтә. Шагыйрьнең күңеле дә сабыйларныкы сыман. Ул балалар сөючән, игътибарлы, гадел булган.

Язучы үзенең иҗатын тәнкыйтьли белергә тиеш. Ул үзенең кулы белән язылган иң яхшы әсәрләрен татар халкына бик күп калдыра. Үзенең әсәрләренең яхшы булуына ышанган һәм ул ялгышмаган. Аның иҗатына башка ил халыклары да күз сала. Алар аның иҗатына бик югары бәя бирәләр.

Раушания Шәвәлиева, Чаллы, 10нчы мәктәпненң татар теле укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев