Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көтелмәгән бүләк

Безнең Яңа Кормаш авылыннан да Гардисламовлар гаиләсе күктән төшкән бәхеткә ия булды.

Сезнең көтелмәгән бүләк алганыгыз бармы? Алсагыз, нишләр идегез? Әлбәттә, сөенәсез. Иң бәхетле кеше итеп тоясыз үзегезне, әйеме?

Безнең Яңа Кормаш авылыннан да Гардисламовлар гаиләсе менә шундый күктән төшкән бәхеткә ия булды. 

15нче март көнне Россия Президентын сайлауга Алмаз абый һәм Флүдә апа бергәләп баралар. Тавыш биргән мизгелдә сайлау беләзекләре белән фотога төшәләр. Бәйге шартларын үтәп, фоторәсемнәрен «ВКонтакте» социаль челтәренә урнаштыралар.
Кич белән Флүдә апага төрле таныш булмаган кешеләрдән шалтыратулар, хәбәрләр килә башлый. Ул телефонын «взломать» иткәннәр, дип уйлый. Авылдашы шалтыратып әйткәч кенә, машина отканына ышана. 

17нче мартта ТНВ каналының туры эфирында авылдашларыма Lada Vesta машинасының ачкычын тапшырдылар. Алар өчен барыбыз да сөенештек.

Флүдә апа күрше авылда укытучы, ә Алмаз абый янгын сүндерүче булып эшли. Икесе дә машина йөртә. 

Ни хикмәт, 15нче март Флүдә апаның мәрхүмә әнисенең туган көне икән. «Әбекәй сиңа туган көнеңдә бүләк җибәргән», — ди аңа балалары.

Адилә Зиязетдинова, Актаныш районы, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 11нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев