Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кошларны сөендердем

Оя куйгач, сыерчыкларның ничек куанганнарын күрсәгез икән сез!

Яз кошлар белән кайта. Язны һәркем ярата. Әйе, мин дә язны бик сагынып көтеп алам.
Безнен Олы Кибәче урта мәктәбендә ел саен «Кошларга ярдәм ит!» дигән акция үткәрелә. Быел мин бу акцияне бик көтеп алдым.

Әтием белән бергәләп без сыерчыкларга оя ясадык. Оя ясаганда, син бу эшнең нинди изге эш икәнен аңлыйсың. Бу эш күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә. Кошлар бит инде нинди ераклардан безнең авылны эзләп тапканнар. Оя куйгач, сыерчыкларның ничек куанганнарын күрсәгез икән сез! Аларның сөенеченә синең дә шатлыгын кушыла да синнән дә бәхетле кеше булмый.

Изге рамазан айларында бу эшебез изге гамәлләрдән булса иде!!!

Фәттахова Алисә, Саба районы, Олы Кибәче урта мәктәбе, 5 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев