Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кошларга да ярдәм кирәк

Урамда кыш хакимлек итә. Елның иң суык бу фасылы – кошлар өчен зур сынау, чөнки аларга салкында азык табу кыенлаша.

Шуңа күрә алар кешеләр яшәгән җирләргә очып киләләр. Әйдәгез, ярдәмебездән ташламыйк әле үзләрен! Үз кулларыбыз белән җимлек ясап элик тә эченә ярма, көнбагыш, ипи ваклап салыйк. Күчтәнәчләребезне авыз иткәч, кошкайлар безгә рәхмәтле булырлар, яз көне матур җырлары белән сөендерерләр.

Канатлы дускайларыбызга менә шундый үзенчәлекле “ашханә”не Кол Гали исемендәге милли китапханәдә эшләүче апалар белән бергәләп эшләдек. Ә аны ясау бер дә кыен түгел икән. Җимлекне пластик савытлардан, катыргыдан, такта кисәкләреннән, кыскасы, кул астында булган бөтен әйберләрдән ясарга мөмкин. Без исә бушаган кәгазь сок савытларын файдаландык. Ни өченме? Табигый шартларда кәгазь калдыклар 3-4 ай эчендә таркалса, пластик шешәләргә исә моның өчен 1000 ел кирәк. Пыяла савытларның таркалу вакыты да шул чама. Җимлекне нәрсәдән ясыйм икән, дип баш ватканда әнә шушыларны да искә алырга онытмагыз. Әйләнә-тирәбезнең чиста булуы безнең кулларда икәнлекне бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый!

Китапханәче апаларның табигаткә мәдхия җырлаучы балалар язучысы Виталий Бианки турында сөйләвен дә кызыксынып тыңладык. Язучының җәнлекләргә, кошларга багышланган хикәяләрен укыганыгыз бардыр инде сезнең. Аларның күбесе без яратып карый торган мультфильмнарның да нигезенә салынган. “Кызгылт-сары түш”, “Пик исемле тычкан баласы”, “Мактанчык кырмыска”, “Кырмысканың сәяхәте” мультфильмнарын кемнең генә караганы юк икән!

Ә әдипнең табигатькә, хайваннар дөньясына мәхәббәте кайдан килә соң? Баксаң, Виталий Бианкиның әтисе орнитолог, ягъни кошларны өйрәнүче галим булган. Үз фатирында кечкенә генә зоопарк тоткан ул. Нинди генә җан ияләре яшәмәгән анда: кәлтә еланнар, ташбакалар, поши балалары, кәҗә бәтиләре дә булган хәтта. Менә шушындый мохиттә үс тә хайваннарны яратма, имеш! Галимнең бу мәхәббәте улына да күчкән. Әтисе хөрмәтенә аңа да Виталий дип исем кушканнар. Быел 12 гыйнварда Виталий Витальевичка 95 яшь тулган. Шуның 65 елын ул Мурманск өлкәсендә урнашкан Кандалакша тыюлыгының табигатен һәм хайваннар дөньясын өйрәнүгә багышлаган. Менә шундый кызыклы шәхесләр яши безнең арада. Ә үз эшеңә гомерлеккә гашыйк булу, аны күңел җылысы биреп башкару – зур бәхет ул, килешәсезме?

Әлфия КУЧКАЕВА, Түбән Кама шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев