Көмеш кыңгырау

Кошлар – безнең дусларыбыз

Кыш үзенең зәмһәрир салкыннары белән барыбызны да куркыта. Һәр ел саен кыш ел фасылы үзенең аклыгы белән күңелләрне сөендерсә, тереклек дөньясы өчен куркыныч та алып килә. Тирә-ягыбызга әйләнеп карасак,күпме йортсыз калган эт һәм мәчеләр, кошлар бу салкыннарда ачлыктан исән калу өчен көрәшә. Аларга ризык табу тагы да кыенлаша.

Аларга ничек ярдәм итә алабыз соң дип уйлаштык та, шундый фикергә килдек: без бит ярдәм итә алабыз. Без дигәнебез, 63 нче “Энҗекәй” балалар бакчасының 3нче төркем малайлары һәм кызлары. Киңәшле эш таркалмас, диләр бит өлкәннәр. Без дә менә киңәшләштек тә, ял көннәрендә кошларга җимлекләр ясап алып килергә булдык.

Дүшәмбе көнне түземсезлек белән көтеп җиткердек. Оялар әзер! Ниндие генә юк! Диләрә белән Диләнең әтисе бигрәк тә нык тырышканнар!

Такталарны шомартып, бизәкләп тә, хәтта буяп та алып килгәннәр. Кулланылышта булган тартмалардан да бик шәп җимлекләр килеп чыккан, су савытлары да читтә калмаган. Иртәнге аштан соң, җимлекләребезне эләргә чыктык. Көнбагыш орлыклары, ярмалар, ипи валчыклары да алып чыктык кошкайларны сыйларга. Бакчабыз тирәли мәйданчыкларга ояларны урнаштырдык. Безнең белән бергә табигать тә сөенә. Әнә кояш та елмаеп күзен кыса. Шул арада чыпчыклар безнең җимлекләрне үз итеп, сыйланырга да керешкәннәр.

Без, үзебезнең кошларга ярдәм итә алуыбызга бик сөендек. Димәк, бу салкыннарда кошларны ачлыктан коткарып калуда ярдәмебез тиячәк.

Андерьянова Эльмира Рифгатовна, 63нче “Энҗекәй” балалар бакчасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: