Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Көмеш кыңгырау»ның дусты мин

Мин «Көмеш Кыңгырау» дусларын җыя» дип исемләнгән Шәүкәт Галиев исемендәге премияне тапшыру тантанасында катнаштым.

17нче апрель көнне, ерак юлларны якын итеп, без әтием Илназ, әнием Гүзәл белән Саба районы Кече Кибәче авылыннан Чаллы шәһәренә таба юл тоттык. Ерак булса да юллар, мин, табигать белән хозурланып бардым, чөнки табигатьнең уянып күзләрен ачкан һәм әкрен генә яшеллеккә күмелеп килгән вакыты.

Бу көн минем өчен икеләтә матур, бер яктан язгы кояш җылы нурлары белән иркәләсә, икенче сөенечем — зур тантанада катнашырга баруым. Шуңа күрә вакытның үткәне сизелмәде дә. «Көмеш Кыңгырау» дусларын җыя» дип исемләнгән Шәүкәт Галиев исемендәге премияне тапшыру тантанасына чакырулы идем. Миңа әлеге чарада бик матур һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу чарада бик күп язучылар, зур шәхесләр һәм дуслар белән таныштым, үзем өчен файдалы яңалыклар алдым.

Мине бу бәйрәмгә чакырганнары өчен әлеге чараны оештырган «Көмеш Кыңгырау» газетасында эшләүче хезмәткәрләргә, аеруча Айсылу апа Сәлимовага зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Бу бәйрәмнән илһамланып , алга таба да иҗат итәр өчен илһам алып кайттым.

Шулай ук Олы Кибәче урта мәктәбендә 30 елдан артык укучыларга туган телебезнең асыл байлыкларын өйрәтүче, иҗатка мәхәббәт уятучы туган телеһәм әдәбият укытучысы — яраткан укытучым Әнисә апа Гафиятовага олы рәхмәт хисләремне җиткерәсем килә, нәкъ тә менә ул миңа кызыклы язмалар язуга зур этәргеч бирә.

Шәрәфиева Зилә, Саба районы, Олы Кибәче урта мәктәбе, 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев