Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Көмеш кыңгырау чыңлады

Чаллы шәһәренең 2нче гимназиясендә «Көмеш кыңгырау»лар белән үткән очрашу турында Алия Нурисламова язмасы.

Быел «Көмеш кыңгырау» үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп узды. Туган тел көне уңаеннан безнең гимназия укучылары мәртәбәле кунаклар – әлеге газета хезмәткәрләре белән очрашу бәхетенә ирештеләр. Әлбәттә, бу бәхетле очрак, чөнки газета яшүсмерләр өчен чыга, ул газета битләрендә безнең гимназия укучыларының күпме уңышлары, иҗатлары яктыртылды һәм яктыртыла, тагын әле ул газета хезмәткәрләре танылган әдипләр, оста журналистлар да ич! Сүз уңаеннан килгән кунаклар кемнәр иде соң диярсез? «Көмеш кыңгырау» газетасын оештырган, күп еллар аның баш мөхәррире вазифасын башкарган яраткан әдибебез Факил абый Сафин, газетаның баш мөхәррире - Ризида апа Гасыймова, танылган шагыйрә, газетаның хезмәткәре - Лилия апа Фаттахова.

Әлеге очрашу безнең өчен бик файдалы булды: без Ризида апа Гасыймова белән Лилия апа Фаттахова уздырган мастер-класста катнашып, каләм тибрәтеп, журналист һөнәренең үзенчәлекләре хакында сөйләштек.

Аннан очрашу Мәҗлесләр залында гимназиянең 5-8 сыйныф укучылары катнашында дәвам итте. Кичә шигырен дә , көен дә Факил абый Сафин иҗат иткән «Икенче гимназиям» җыры белән башланып китте. Укучылар, Факил абыйга дәррәү кул чабып, үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр. Алга таба Р.Харисның «Кеше кайчан матур була?» шигырен Айсылу Ишалина яңгыратты. Хактан да, күнелләре - хезмәтләре белән матур кешеләр – журналистлар башкарган хезмәт кешене зурлый, матур итә. Әйдәгез газетаның тарихына бераз тукталып китик.

«Көмеш кыңгырау» – республикакүләм балалар-яшүсмерләр газетасы. Сигез битле булып атнага бер чыга торган матур, кызыклы басма ул. Аның беренче номеры 1996 елның 3нче гыйнварында дөнья күргән. Аңа кадәр ике ел дәвамында газета «Шәһри Чаллы»ның кушымтасы буларак чыгып килгән. Беренче редакторы – танылган журналист Нәсимә апа Садыйкова. 2010 елдан 9 ел дәвамында газета белән күренекле әдип Факил абый Сафин җитәкчелек итте. 2019 елдан баш мөхәррир вазыйфаларын Ризидә Гасыймова башкара.

«Көмеш кыңгырау» «Бәллүр каләм» журналистика бәйгесендә 3 тапкыр (2000, 2006, 2013 елларда), «Многоликая Россия», «Бумеранг», «Кеше һәм табигать», «Доверие и безопасность» кебек бәйгеләрдә күп мәртәбәләр җиңү яулаган газета.» Интернет челтәрендә әнә шундый мәгълүмат табып укырга мөмкин. Баксаң, газетаны оештыру эшләре 1993 елдан ук башланган икән! Бу турыда газетаның башлангычында торган Факил абый Сафин үзенә генә хас җор тел белән бик үтемле итеп сөйләде. «Көмеш, чөнки ул саф, тыйнак, кыңгырау, чөнки ул уяу булырга чакырып тора»,- дип газетага үзе куйган исемнең мәгънәсен аңлатты ул.

Гимназия укучылары Факил абый безгә кайчан гына килсә дә, үзен һич игътибарсыз калдырмыйлар. Бу юлы да Гыйниятуллина Ильфира Сабировна җитәкләгән 3в сыйныф укучылары: Гайнетдинов Ислам “Бәхет нәрсә ул?”, Сибәгатова Заринә “Кояшлы балалар”, Кашапова Зилия “Карбыз”, Фәтхетдинова Ясминә “Ишек”, Нуретдинова Азалия “Әнием” шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр.

Шигърият дулкыннары ипләп кенә Лилия апа Фаттахова иҗатына барып тоташты. Лилия апаның да балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен 3в сыйныф укучылары Гафиятова Луиза (“Аюның теше сызлый”), Габидуллина Камилә (“Аю-болыт”), Ризванов Данияр (“Болытта”), Әүхаәдиева Әдилә (“Карга белән Сара”) тырышып сөйләделәр.

Шагыйрәнең мәсәлләреннән торган гөлләмә – кичәнең матур бизәге булды. 8в сыйныф кызлары мәсәлләрне бик сәнгатьле итеп сөйләделәр, ә кичәне алып баручы Нурисламова Энҗе Әзһәмовна һәр мәсәлнең эчтәлеген шәрехләп барды. Аминова Азалия “ Көтү хәлләре”, Ишалина Айсылу “Тигезлек”, Билалова Алинә “Кайсы яхшырак?” Валиева Мәликә “Алдавыч сөенеч”, Ризатдинова Мәрьям “Соңарган үкенеч”, Госманова Динара «Һәр теләкнең ахыры хәерле түгел». Нурисламова Алия “Хакыйкать” , Шәмсетдинова Азалия “Хакыйкать хакында”, Габдрахманова Алия “Уяулык кемгә кирәк?” мәсәлләрен бик оста итеп яттан сөйләделәр.

Әлеге мәсәлләрдә җәмгыятьтәге проблемаларның: таркаулыкның, битарафлыкның, мин-минлекнең фаш ителүе укучыларны уйландырды. Титова Карина шагыйрәнең “Яңа көн” шигырен бик нәфис итеп укыды. Татар теле укытучысы Фатыйхова Нәзлия Гаяновнаның шигырь укуын зал тын да алмый тыңлады.Шул җәһәттән Ризидә апа Гасыймованың “Татарларның кайберләре ни өчен татар телендә аралашырга теләмиләр? ” соравына җаваплар тыңланды. Шулай итеп, үзебез дә сизмәстән, бик әһәмиятле сорауны күтәрдек.

Әлеге очрашу күңелләрдә бик матур тойгылар уятты, без үзебезнең туган телебезне, сәнгатебезне яратуыбызны тирәнрәк аңладык, «Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәрләренә хөрмәтебез артты, әлеге газетаның безнең өчен иҗат мәйданы икәненә тагын бер кат инандык.

Нурисламова Алия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X