Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Кәләпүш мәктәбе»

Шул исәптән Түбән Каманың 7нче филиал балалар китапханәсендә 2018 елдан башлап «Кәләпүш мәктәбе» клубы эшләп килә.

Китап укыган кешенең дөньяга карашы башка төрле була. Чишмә челтерәвен, кошлар сайравын, табигатьнең гүзәллеген һ.б. әдәби китапларда гына чынбарлыктагыча тасвирлана. Әдәби китапларны укыганда гына туган телебезнең ни рәвешле бай булуын күрәсең, тел байлыгын арттыруга да йогынтысы бихисап, әхлак ягыннан тәрбияви роле дә аз түгел. Татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү өчен дә һәрвакыт китап ярдәмгә килә.

Шул исәптән Түбән Каманың 7нче филиал балалар китапханәсендә 2018 елдан башлап «Кәләпүш мәктәбе» клубы эшләп килә. «Кәләпүш мәктәбе» клубы эшчәнлеге - фотоларда.

Клубның төп максаты - татар телен саклау һәм аны үстерү, китаплар тәкъдим итү, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру, төрле алымнар кулланып, татар әдәбиятына карата кызыксыну уяту. Шушы максатлардан чыгып түбәндәге бурычлар куелды:

- татар язучыларының иҗаты белән даими таныштыру;

- татар балалар әдәбияты һәм фольклоры үрнәкләре белән таныштыру;

- укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф-гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру;

- халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

- Татарстан республикасы вакыйгаларын, бәйрәмнәрен истә тоту.

«Кәләпүш мәктәбе» шәһәребезнең 2 нче гимназия һәм 3 нче мәктәп башлангыч сыйныф укучылары, № 44 нче балалар бакчасы, № 83 нче балалар бакчасы, № 9 нчы балалар бакчалары белән эш алып бара. Клуб утырышы айга 1 яки 3 тапкыр уздырыла. Клуб дәресләрендә балалар белән сөйләү һәм кычкырып уку гына түгел, ә татарча мультфильмнар, кинофильмнар карап, соңыннан фикер алышу, әкиятләр, хикәя-әсәрләрне сәхнәләштерүе белән презентацияләр карау, кул эшләнмәләре ясау, уен һәм конкурс программалары, әдәби-уен дәресләре һәм эстетик сәгатьләр урын алды.

2019 ел дәвамында «Татар халкының кунакчыллыгы», «Туган телем иркә гөлем», «Үткәннәргә сәяхәт», татар халкынын язны каршылау бәйрәме «Хуш киләсен, Нәүрүз!», «Без Тукайлы халык мәңгегә», «Нинди серләр саклый икән әбиемнең сандыгы», «Әхлак төбе матур гадәт», «Игенкәйләр күкрәп уңсыннар», «Илгә - матурлыкны, Җиргә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!» (һ.б.) кебек чаралар уздырылды. Үткәрелгән чараларның күп өлеше татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, уеннарын өйрәнү булса да, Татарстан язучылыры белән таныштыру да читтә калмый. Язучылар иҗатын өйрәнеп, укучы күңеле туган як, аның хезмәт сөюче халкы, тормыш-көнкүреш вакыйгаларыннан алган тәэсирләр белән байый, горурлык хисләре арта. Татар халкының көнкүреше, йолалары, уеннары белән тирәнтен танышу максатыннан, һәрбер чара вакытында балалар өчен төрледән –төрле уеннар, мәсәлән «Түбәтәй», «Йөзек салыш», «Капкалы» һ.б уеннар үткәрелә. Әлеге алымның әһәмияте – балаларның татар телендә сөйләмен үстерү, татар халык уеннары белән таныштыру, мавыктыру булып тора.

Балаларда Тукай иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү, аның белән горурлану, бер-береңә карата дуслык тәрбияләү кебек сыйфатлар булдыру, китап укуга кызыксыну уяту максатыннан, «Без Тукайлы халык мәңгегә» дип аталган әдәби чара үткәрелде. Кычкырып уку Һәм сәхнәләштерү алымнары кулланып, Тукай иҗатын өйрәнү бик актив рәвештә узды. Куелган максатларга ирешү өчен, Тукай әкиятләре геройларын куллану да зур йогынты ясады. Тукай шигърият дөньясындагы чара балалар күңелендә уңай тәисир калдырды дип ышанып әйтә алабыз. Татар халкының киенү рәвешен, бизәкләрен һәм милли баш киеме – калфак яки түбәтәй белән таныштырып, «Күңелләрдә халкым бизәкләре» әдәби сәгате уздырылды. Чара барышында укучылар презентация аша калфакның килеп чыгу тарихын өйрәнеп, түбәтәй турында мультфильм карадылар, милли бизәкләрнең күптөрлелеге белән таныштылар. Дәрес материалы Н.Сергееваның «Тылсылмлы бизәк» («Ел китабы - 2017» конкурсында катнашкан), «Татар чигүе», Ф. Г. Габдуллинаның «Үзебез чигәбез» (түбәтәй һәм калфак) китабларына нигезләнеп төзелде.

Халкыбызның үткәне турында мәгълүмат бирү, татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту, үз халкың белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан «Үткәннәргә сәяхәт» дип аталган, туган якны өйрәнү сәгатендә, балалар татар халкының гореф-гадәтләре, тарихы белән таныштылар, чарага алып килгән (ул чордагы) киемнәр, эш кораллары, читек-чабаталар, аеруча инде бите таралып өлгергән коръән китабы укучылар күңелендә тирән эзләр, хәтирәләр калдырды.

Буыннан-буынга истәлек булып калган, сандыктагы хәзинәләрне хәтерләү максатыннан, «Нинди серләр саклый икән әбиемнең сандыгы» танып белү сәгатендә балалар сандыктагы серләрне ачып: калфак, түбәтәй, чиккән сөлгеләр белән танышып, татар милли бизәкләрен куллнып, алъяпкыч һәм түбәтәй бизәдек.

Гомумән әйткәндә, чараларга әзерләнү өчен китапханәбездә булган күп кенә китаплар чыганак булып тора, ә инде кул эшләнмәләре ясау өчен, «Тылсымлы куллар», «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау», «Ялкын» журналлары ярдәм итеп киләләр. Халык сәнгате, традицияләре белән якыннан танышу, балаларны рухи яктан баета, үзенең халкы өчен горулану хисләре тәрбияли һәм аның тарихына, мәдәниятенә кызыксыну уята. Илебез тарихы һәм мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, халкыбыз өчен горурлык хисләре формалаштыру, татар халкының көнкүрешен өйрәнеп, милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыруны күзаллап, бу юнәлештә эш алга таба да дәвам итәчәк.

Түбән Кама шәһәре 7нче балалар китапханәсе китапханәчесе, "Кәләпүш мәктәбе"авторы һәм алып баручысы Резидә Вәлиева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев