Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әкияттә – кунакта

Бүген әкиятләр илендә кунакта булып кайттым әле мин. Үзем генә дә түгел, “Теремкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар белән. Әкиятләрнең дә ниндиләрендә бит әле!

Рус халык әкиятләре яшәгән Балачак илендә! Кәҗә бәтиенә әйләнгән энесе Иванушканы кызганып күз яшьләре түккән Алёнушканы да “юаттык”, Чуртан балыгын да “эшкә җиктек”, хәйләкәр Төлкегә ризык булган Кабартманы да “коткардык”, җиде бәтиен югалткан Кәҗәгә дә “булыштык”, мәңге үлмәс Кощейны, Яга әбине дә искә алдык.

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Корноухово мәдәният йортында балалар өчен үткәрелгән чара да юкка гына “Рус халык әкиятләрендә кунакта” дип исемләнмәде инде. Табышмакларга җаваплар табып Әкиятләр иленә сәяхәтебез күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Бергәләшеп рус халык әкиятләрен барлап кына калмыйча, андагы геройларны искә төшереп үттек. Башны эшләтеп бераз арыгач, балалар тырыша-тырыша үзләре яраткан рус халык әкиятләре геройларын кәгазь битләренә төшерделәр. Чараның уен өлешендә балалар белән “Кояш” дигән рус халык уенын уйнап, ял да итеп алдык. Алай гына да түгел әле, хат ташучы калдырып киткән телеграммаларны укып, аларның кемгә адресланганын ачыклап, ияләренә дә тапшырырга сүз куештык. Чара балаларның җырлы-биюле чыгышлары белән дәвам итте.

Чыннан да, Әкиятләр илендә рәхәтләнеп ял иттек бүген. Тылсым белән сугарылган әлеге илдән һич кенә дә аерыласым килмәде минем. Бөтен йомышны берсүзсез үтәп торучы Чуртан балыгын үзем белән алып китәсем килде хәтта.

Яхшыны – яманнан, акны – карадан аерырыга, акыллы, көчле һәм тәвәккәл, гадел һәм ачык күңелле булырга өндәгән халык әкиятләрен балаларыбыз укып үсәргә тиеш дип саныйм мин үзем. Яхшылыкның һәрвакыт җиңеп чыгуын белеп үскән балага тормышның асылын аңлап, аңа яраклашуы да күпкә җиңелрәк миңа калса.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА, Корноухово мәдәният йорты мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев