Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әкият төшерәбез

Китап уку өчен безнең 58нче мәктәп китапханәсендә бөтен шартлар тудырылган.

Иркен уку залы, быелгы уку елында 581 данә яңа матур әдәбият китаплары сатып алдык, ел саен “Көмеш кыңгырау” гәҗитенә язылабыз, “Ялкын”, “Идел”, “Салават күпере”, “Сабыйга”журналлары алабыз. 

Мәктәп китапханәләре айлыгы көннәрендә 1нче сыйныф укучыларын китапханәгә җәлеп итү эшен башлап җибәрдек, кызыксындыру чаралары аша аларны искиткеч китап дөньясы белән таныштыра башладык. Очрашулар вакытында мин аларга китапның әhәмияте турында, бигрәк тә аны дөрес уку искәрмәләрен кабат-кабат сөйлим, укучыларның күңелләрендә китапка hәм аны язучыларга хөрмәтле караш уятасым килә. 

Билгеле, кечкенәдән үк китапны яратсыннар өчен минем тырышлык кына җитми, әти-әниләр, укытучы белән бердәмлек кирәк. 1 в сыйныф укытучысы Альбина Френиловна көзге каникул көннәрендә укучыларына китапханәдән алган әкият китапларына “ Әкият төшерәбез “ дигән бирем эшләп килергә кушты. Бу кечкенә китап укучыларның нәрсә укыганын, ничек аңлаганын белү өчен бик әhәмиятле. Ә алар инде ничек тырышканнар! Күп рәсемнәрдә әти-әни кулы сизелә, димәк, бу шөгыль аларны да кызыксындырган. Альбина Френиловна яңа технологик чараларны күпкырлы кулланучы укытучы, шулай да, без аның белән бер фикердә, китапны алыштыручы технология юк әле. Китап - укучы өчен төп белем чыганагы! 

Сезгә хөрмәт белән Нәсимә Мөхәмәтшина, Чаллы, 58 нче мәктәп китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев