Китапханә тәкъдим итә: җәй көне укыр өчен 3 китап
Китап сөюче дусларыбыз игътибарына, берничә кызыклы китап тәкъдим итәбез.
Беренчесе - Фоат Садриевның балалар өчен язылган (12+) «Тургай» китабы.
Язучының хикәяләре, повестьлары, романнары тормышчан эчтәлеккә ия булу, үзенчәлекле образлар бирелү, халыкчан юморга байлыгы һәм йөгерек теле белән җәлеп итәләр. Тургай кушаматлы малай турындагы әлеге китап балаларга да, үсмерләргә дә, олыларга да ачыш булыр. Чөнки балалачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән танышыр.
Алдагы китап - Габделхәй Сабитовның «Йолдыз яктысы» китабы. Г. Сабитовның бу китабына өлкәннәр һәм яшүсмерләр өчен табигый сюжетларга бай булган, халыкчан матур тел белән язылган җыйнак һәм җиңел, сабыр һәм салмак хикәяләре тупланган. Язучы иҗатының үзенчәлекле бер сыйфаты – табигатьне үсемлек һәм тереклек дөньясын сизгер күңел күзе белән күрә белү. Чыннан да, язучының «Йолдыз яктысы», «Урман кызы Таңсылу», «Бизәкле чиләк», «Өянкеләр бөре яра» исемле хикәяләрен укыганнан соң, бу фикернең дөреслегенә чын күңелдән ышанасың. Бу хикәяләрдә табигать могҗизалары тасвирлап кына калынмый, ә аның серләренә юл ачыла, әйләнә – тирәдәге сокландыргыч матурлык күрсәтелә.
«Йолдыз яктысы» хикәясеннән бер өзек:
«Бар иде безнең дә яшь чаклар, кесә тулы борчаклар. Учлап – учлап авызга тутыра идек тә шул борчакны, тилекәй көпшәсе аша фыр-фыр аттырып тик йөри идек. Шул тилекәй мылтык аркасында минем борын өсләре әнә шулай борчак – борчак сипкелле булып калгандыр инде... Баштарак абайламаганмын, әмма соңрак әй тырыштым мин биттәге шул борчак эзләрен җуярга! Барып кына чыкмады. Тик шул булды эш: берүземә дүрт кушамат кушылып калды». Ниндиләр дисезме? Ә инде ниндиләр икәнен беләсегез килә икән, әлеге китапны укып белергә була!
Чираттагы таныштырып үтәсе китап, Ә. Еникинең яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен язылган «Матурлык» китабы. Әлеге җыентыкка милли әдәбиятның Алтын фондына кергән хикәяләр, повестьлар тупланган.
Әмирхан Еники. Бу язучы — чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Әсәрләрендә кешеләрнең язмышы, борчу-кайгылары, көнкүрешләре генә сурәтләнеп калмый, ә аның бөтен эчке дөньясы, уй-фикерләре, хисләр диңгезе чагыла. Күпчелек язучылар иҗатларында хис-тойгыларга зур әһәмият бирмиләр. Ә бит кешенең җаны да була, ул яши, нидер уйлый, сөенә, газаплана. Әмирхан Еники әсәрләрендә шатлыклы мизгелләр дә, кайгы-сагыш бураннары да, йөрәктә кайнаган ут-ялкын да урын таба. Әлеге җыентыкның исеменә чыгарылган «Матурлык» хикәясе ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләргә нигезләнә.
«Аның сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмый, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган кашсыз, керфексез күзендә бичараның бөтен эчке дөньясы чагылырга гына тора кебек иде. ...һич йомылмас яшьле – моңсу күз – аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе...»
Шушы ана – баласы өчен гаять кадерле, изге зат. Ә авторның күрсәтергә теләгәне – хозур табигать тә, фәкыйрь тормыш картинасы да түгел, ә ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәт.
Кадерле укучым! Матурлык – гүзәл күңелгә рәхәтлек бирә торган нәрсә ул! Ягымлы, сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт; кеше характерындагы, эшчәнлегендәге хуплана торган сыйфат. Йомгаклап шуны әйтәм: матурлык – бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Шушы тирән эчтәлекле китапларны укысак, матурлыкның чын мәгънәсенә төшенә алырбыз бит, әйеме! Сезне шәһәр балалар китапханәләрендә көтеп калабыз.
Резидә Валиева, Түбән Кама шәһәренең 7нче балалар китапханәсе хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев