Китап укырга һәм йөгерергә яратам
Апас районы Дәүләки авылыннан Әмир Шәрәфиев хаты.
Исәнмесез, мин Шәрәфиев Әмир Фәнис улы, Апас районы Каратун мәктәбендә укыйм, 7 нче сыйныфка күчәм. Апас районы Дәүләки авылында тудым.
2021 елдан бирле Әдәби марафонда катнашам. Шәүкәт Галиев, Фәнис Яруллин китапларын укыйм.
Җәй көне су коенам, китап укыйм, велосипедта йөрим, балык тотам, әти-әнигә өй эшләрендә булышам.
Мин спорт белән шөгыльләнәм: йөгерәм, йөзәм, чаңгы түгәрәгенә йөрим.
Мин йөгерергә яратам: иртә белән торып чабам, төрле марафоннарда, ярышларда катнашам. Шулай ук 2021 елдан бирле "Сәламәт иртә" проектында катнашам. Зәй, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чаллы, Буа, Арча, Казан шәһәрләрендә төрле ярышларда булганым бар. Әле бик күп шәһәрләрне күрермен, дип уйлым.
Әмир Шәрәфиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев