Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хыялым тормышка ашты!

Алия Сабирҗанова үзенең зур шатлыгы белән уртаклаша.

Минем бик зур хыялым бар иде-әтием Алмаз Сабиржанов кебек мультфильмнар тавышландыруда үземне сынап карау. Менә күптән түгел бу хыялым тормышка ашты бит.

«Шаян ТВ» каналында күрсәтелүче "Тима һәм Тома" мультсериалында миңа Томаны тавышландыру бәхете насыйп булды. Ә Тиманы бик талантлы дустым Аяз Әгълиуллин  тавышландырды.

Ура-ура! Ә кичә әлеге мультфильмның соңгы 52 сериясен тавышландырып бетердек. Бик моңсу булып калды. Миңа бик ошады һәм әлеге эшне минем дәвам итәсем килә. «Шаян ТВ»ның дубляж студиясенә, Роза апа Әдиятуллинанага, Алсу апа Ромадинага гел ярдәм итеп, өйрәтеп, булышып торганнары өчен, миңа шундый мөмкинлек биргәннәре өчен бик рәхмәтлемен.

Алия Сабирҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев