Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кем кемгә охшаган?

Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбе укучылары яза.

Кем кемгә охшаган?

Минем исемем Гүзәл. Быел 5нче сыйныфны тәмамладым. Миңа унбер яшь. Безнең гаиләдә биш кеше: әтием, әнием, дәү әнием, энем һәм мин. Кайчакта әнием миңа әйтә: «Кызым, син  үзеңнең Алма апаңа бик тә охшагансың. Сезнең күзләрегез, борыныгыз, йөзегез, гәүдәгез бер үк», – ди.   Бәлки, мин чыннан да апама охшаганмындыр? Дәү әнием дә: «Туган апаңа охшасаң, акыллы булырсың, кызым!» – дип өстәп куя.

Гүзәл Әгъзәмова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе.


Чын дуслык

Бер шәһәрдә Алия һәм Гөлия исемле кызлар яшиләр. Алар иң якын дуслар. Кызлар өч яшьтән бирле бергә балалар бакчасына йөрделәр, мәктәптә дә бергә укыдылар. Көннәрдән бер  көнне  аларның  сыйныфына яңа укучы килде. Аның исеме Алсу иде. 2-3 көн үткәч, Алсу белән Гөлия бик нык дуслашып китәләр. Бу хәлләргә Алиянең бик нык ачуы килә һәм ул  Гөлиягә үпкәли. Ә беркөнне Гөлия авырып мәктәпкә бара алмады. Алия үпкәсен онытып, дусты янына ашыкты. Алар озак вакыт сөйләшеп утырдылар. Якын дусның  кадере бигрәк тә авырлык килгәч  беленә шул. Аларның  дуслыгы ныгыды гына.

Дилбәр Фәрзекәева, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X