Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кем булырга?...

“Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорауга җавапны Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең 4 сыйныфы укучылары белән бергәләп эзлибез.

“Кем булырга?” дигән сорауга җавапны әлеге уку елында Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең 4 сыйныфы  укучылары белән бергәләп эзлибез. 
Мәктәпне тәмамлап чыккан бала каршында бу сорау зур бер проблема булып килеп баса. 
Шунлыктан профориентация эшен башлангыч сыйныфтан ук башлап җибәрү мөһим. Менә шушы максатны күздә тотып, мин сыйныф җитәкчесе буларак, 4 сыйныфлар өчен “Кем булырга?” дип исемләнгән дәрестән тыш эшчәнлек программасы төзедем.Һәм актив рәвештә әлеге программа нигезендә эш алып барыла. 
Укучылар каршына басып, һөнәрләр турында сөйләү инде эффектив түгел. Укучыларны профессияләр белән таныштыруның  нәтиҗәле алымнарын сайлап алып эшләү зарур. Иң кызыгы, ул һәр һөнәр вакиле белән анын эш урынына барып, эш процессын күзәтү. Нәкъ менә шушы максатны күздә тотып без “Акульчев” кондитерлык фабрикасына сәяхәт оештырдык. Һәр укучы ишек төбеннән үк эш процессына үзе чумды. Һәр эшче кебек махсус форма кидерделәр, дезинфекция үткәрелде. Аннан соң инде тәм-томнар ясау процессын күзәттек: камыр ясау, аны махсус линияләр аша формага тапшыру, аннан билгеле бер градуста зур мичләрдә пешерү, суыту,  
“брак” дигәннәрен аерып алу, матур шытырдавык капларга тутыру, соңыннан әзер продуктны магазиннарга сатып алучыларга озатуны баштан алып азакка кадәр карадык. Кызыгы шунда, бу бар процесс инде автоматлаштырылып бетерелгән, һөнәр ияләре махсус төймәләргә басып кына тәм-том пешерү линияләрен эшләтә. Әлеге фабрикада тәм-том пешерү эше  бер дә тукталмый, 24 сәгать эш кайный. 
Укучылар өчен тәмле өлеше азактан ашханәдә булды. Әле генә мичтән төшкән тәмле 
печеньелар белән чәй эчү оештырылды. Бала-чакның матур, тәмле хәтирәләре менә шулай туа инде ул.  Мәктәпне тәмамлап, бәлки, безнең укучылар да әлеге азык-төлек җитештерүче һөнәрен сайлап, технолог, пешекче, кондитер булыр. Хәзер инде әлеге һөнәр ияләре турында кузаллау бар аларда. 
2023 ел илебездә “Остаз укытучы” елы дип билгеләнде. Мин дә, укытучы буларак, 
укучыларыма һөнәр сайларга ярдәм итә алсам, остаз буларак тормышта  юл күрсәтә алсам, димәк мин башкарган эш, оештырырган әлеге сәяхәтләр нәтиҗәле булыр.
“Кем булырга” дигән сорауга җавапны без эзләүне дәвам итәбез. Башка кызыклы очрашулар, мастер-класс, сыйныф сәгатьләре әле алда. 


Алсу Фәттахова, 2нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев