Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелемә иң якыны – укытучым минем

«Бер күрүдә үз иткән, якын күргән, яраткан кешем ул – минем беренче укытучым Фәйзуллина Флүзә Габдулловна» дип яза безгә Чаллы шәһәренең 2нче гимназиясеннән Самина Нуриева.

Беренче көннән башлап, безне үз канаты астына алып, белем дөньясына алып керде. Безне язарга, санарга, укырга өйрәтте.

Флүзә Габдулловна – гадел, түземле, ягымлы, олы йөрәкле, уңган укытучы. Нәкъ үзебезнең әни кебек. Ул безне ярата, безнең үзара дус, әйбәт булуыбызны тели. Аның дәресләре бик күңелле үтә, аңламаган темаларны кат-кат аңлата. Апаның белмәгән нәрсәсе юк, безнең бөтен соравыбызга җавап таба ул. Флүзә апа һәр яктан да безгә үрнәк кеше. Мин аны бик яратам, авыр эшендә уңышлар, сәламәтлек телим! Хәкимҗан Халиковның бу шигыре аңа атап язылган кебек:

Барыбызга бер генә,

Белмим, ничек өлгерә.

Үзе шундый сөйкемле,

Нәкъ әнием шикелле.

 

Шат йөзле укытучым,

Күңелемә иң якын

Кеше ул шуның өчен!

Ул минем укытучым!

Самина НуриеваЧаллы шәһәре, 2нче гимназия, 2В сыйныфы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X