Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

"Көчле рухлылар" акциясенә кушылдык

Кукмара районы Мәмәшир авылы китапханәсе III Бөтенроссия "Көчле рухлылар" акциясенә кушылды.

2-4нче сыйныф укучылары белән «Үлемсез батырлык» исемле батырлык дәресе үткәрелде.

Акциянең төп максаты - илебезнең героик үткәне мисалында балаларга тарихи-патриотик тәрбия бирүгә, шулай ук төрле яшьтәге укучылар арасында Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне популярлаштыру.

Очрашу барышында китапханәче Бөек Ватан сугышының фаҗигале көннәре турында сөйләде. Балалар Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә яулануын белделәр.

Балалар язучы А.В. Митяевның иҗаты һәм биографиясе белән танышып, «Куриная слепота»,"Шестой-неполный","Самовар» әсәрләрен тыңладылар. Балалар хикәяләр турында фикер алышуда актив катнаштылар.

Шулай ук «Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары» дигән китап укыдык. Балалар Ватаныбызны саклаган солдатлар арасында бик күп балалар сугышканын белделәр, аларның берсе турында бүген ишеттеләр, бу – Валя Котик.

Бу малай турында һәм аның батырлыгы турында белгәч, балалар зур кызыксыну белән китапны тыңладылар. Уку «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе белән үрелеп барды.

Алар шулай ук 1 нче, 2 нче дәрәҗә «Ватан сугышы партизаны» медальләре белән таныштылар. Ә укудан соң алар турында актив фикер алыштылар.
Китаплар белән танышканнан соң, бергәләп М.Кәрим әсәре буенча куелган «Сестренка »фильмын карадылар. Бу фильм барысына да бик ошады. Батырлык  дәресе бер минутлык тынлык  белән шәһитләрне искә алып тәмамланды.


Кукмара  районы  Мәмәшир авылы  китапханәчесе  Габдуллина Зөлфия  Мидхәт  кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев