Реклама
Казандагы 27нче гимназиягә Якутиядән бер төркем укытучылар тәҗрибә уртаклашырга килде. Бу турыда гимназиянең 1Б сыйныфы укучысы, хәбәрчебез Зәлия Закирова хәбәр итте.
«Без аларга калфак чигү буенча мастер-класс күрсәттек. Кунакларыбызны калфакларның килеп чыгу тарихы, аны нинди материаллардан эшләгәннәре турында сөйләдек.
Миңа калса, аларга бик ошады, бик күп сораулар бирделәр үзебезгә. Ашарга пешерү буенча да мастер-класс уздырдык. Концерт номерлары да күрсәттек.
Кыскасы, Якутия укытучыларын татар культурасы, милли гореф-гадәтләре белән таныштырдык. Бу чарада без сыйныф җитәкчебез Костюнина Гөлнара Радик кызы һәм әти-әниләребез белән берлектә катнаштык».
Зәлия Закирова.
Вконтакте, Одноклассники, Телеграм - «Көмеш кыңгырау»ның яңалыклары әлеге социаль челтәрләрдә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз