Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан IX Халыкара олимпиада узды

17-20нче апрель көннәрендә без, Олимпиадада катнашучылар һәм оештыручылар, кураторлар, төрле чараларда катнаштык, таныштык, аралаштык..

Гадәттәгечә, программа бик кызыклы һәм тыгыз булды. Беренче көнне Универсиада авылында урнашып, оештыру эшләрен башкарганнан соң, озак та тормадык, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Олимпиаданың ачылыш тантанасына киттек. Анда мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да чыгыш ясады. Ә ачылыш тантанасыннан соң Л. Мәхмүтованың әсәренә нигезләнгән, безне көлдергән дә, елаткан да «Син бит минем бергенәм» спектаклен карадык. Тору урынына кайтканнан соң, икенче көнгә әзерләндем дә йокларга яттым: юлда бик арыткан иде.

Дүшәмбе иртәнге аштан соң иң җаваплы өлеш – татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәрен үтәү булды. Ә төшке аштан соң ук Казанның 180нче гимназиясе төшергән «Авторучка» фильмын карадык, аны төшерүдә катнашучылар белән аралаштык. Ә кич белән исә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Мәхәббәт FM» спектаклен карадык. Иң танылган театрыбыз кунакларны да сокландырды. 19нчы апрель көнне «Минем шәҗәрәм» темасына проект эшләрен якладык, гаиләбез тарихын, традицияләрен белүебезне күрсәттек.

Универсиада авылына кайтып ашаганнан соң, Казан Кремле буенча экскурсиягә киттек. Һава торышы гына җылы һәм аяз көннәре белән сөендермәде.  Аңа да карамастан, яңгыр да планнарыбызны боза алмады. Экскурсиядән соң татарча дискотекага бардык, анда рәхәтләнеп биедек-җырладык, аралаштык. Программадагы чаралардан тыш та Олимпидада тормыш кайнады. Күп танышларым белән күрештем, башкалар белән таныштым.

Илебезнең төрле почмакларыннан булган катнашучылардан тыш, соңгы елларда чит илләрдәгеләр онлайн форматта гына катнашса да, Төркиядә яшәүче Гамзә Нур Налбант та килгән иде. Ул барчабызны да татар телен, тарихын белүе һәм халкыбызга булган кызыксынуы белән сокландырды. Гамзә гран-при иясе дә булды, чыгышында татар телендә үзе язган шигырен укып, күзләргә яшьләр китерде. Олимпиаданың атмосферасы да үзенчәлекле, катнашучылар белән аралашу да кызыклы. Барыбыз да төрле җирләрдә яшәсәк, төрлечә сөйләшсәк тә, безнең уртак якларыбыз да күп: татар теленә булган хөрмәт һәм ярату хисе берләштерә безне.

Шуннан соң Туган тел форумы үтте: туган телләр буенча үткәрелгән  бәйгеләргә йомгак ясалды. Халыкара Олимпиаданың, «Илһам» яшь ижатчылар Бөтенрәсәй бәйгесенең нәтиҗәләре ясалды, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдинов премияләре тапшырылды. Чарада Раяз Фасыйхов, Эльмира Кәлимуллина, «Казан» җыр һәм бию ансамбле, «Казан егетләре» төркеме һәм башка артистлар, язучылар, дәүләт эшлеклеләре чыгыш ясады.

Нәтиҗәләрем дә шатландырды: Халыкара Олимпиадада Җинүче булуымны, «Илһам»ның драматургия номинациясендә дә 1нче урынны алуымны белдем. Әлбәттә, җиңү турында хыяллана идем, тик шулай да ышанып бетә алмадым, «Чынлап та шулайдыр бит» дигән фикер туды.

Бу минем Олимпиадада икенче катнашуым булды, һәм монысы да күңелдә якты хатирәләр белән кереп калыр дип өметләнәм.

Хәбирова Ралинә, Әгерҗе районы, Исәнбай мәктәбе, 10нчы сыйныф.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин! Котлыйм!!!

    2
    X