Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Казан шәһәренең 39нчы мәктәбендә "Минем гаиләм тарихы" дигән фәнни конференция узды

Хәбәрчебез Фирүзә Ибраһимова әлеге конференциядә катнашып җиңү яулады. Аның язмасын укыгыз әле.

Казан шәһәренең 39нчы мәктәбендә "Минем гаиләм тарихы" дип исемләнгән фәнни конференция узды. Зур мәктәпкә килеп кергәч, шушы мәктәп укучылары җылы гына каршы алдылар: җырладылар, биеделәр, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары һәм башка бик күп мөхтәрәм кунаклар чыгыш ясадылар. Тик залга кереп утыргач катнашучыларның барысыннан да ниндидер дулкынлану җиле исеп торды, мин генә кайгырыр сәбәп тапмадым. Югыйсә, үз тарихыбыз, үз батырларыбыз белән башкаларны да таныштырырга килдек бит. 

   Бар укучылар да үз нәсел җепләрен чишү өчен нык тырышканнар. Кайсылары 15нче гасырдан башлап үзләренең 13 буын бабаларын да эзләп тапканнар. Шулай ук династияләрендә нинди һөнәр ияләре зур уңышларга ирешкәннәрен сөйләделәр. Хәтта бер егет үзенең нәсел шәҗәрәсен төзеп, Нәҗип Думави аның ерак бабасы икәнен ачыклаган. Ә мин үземнең икенче буын бабам - Фарукша Мөбәракша улының сугыш таплары тигән язмышы белән таныштырдым. Һәм призер исеменә лаек булдым. Мең рәхмәт бабаема!

Мәктәп коллективы бик тырышкан, бу конференция анда инде берничә дистә еллар үткәрелә. Бар катнашучыларда да уңай хатирәләр калган дип уйлыйм. Хәтта Лев Толстой музеена да кереп, аның тормышы белән таныштык. Шунысы ошады, ул музейлар хәзер тиктомалда тормый, ә анда мәктәп укучылары укудан тыш төрле түгәрәкләргә йөри. Ул булмасын театр түгәрәге, я вокал, я бию. Шундый урыннар сакланганга, тарих дистәчә еллар арасында адашып калмаганы өчен мин бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев