Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Карлы джунгли» әкиятен карадык

С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры ишекләрен ачып кереп, чын могҗиза иленә тап булдык.

Яңа елда һәрберебез могҗиза, яңа ачышлар көтә. 22нче декабрь көнне без сеңлем Элиза һәм икетуган энем Тимур белән С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры ишекләрен ачып кереп, чын могҗиза иленә тап булдык. Безнең өчен сәхнәдә бик күнелле, кызыклы «Карлы джунгли» әкияте күрсәтелде. 

Соңыннан фойеда «Тылсымчыны эзләү» дигән яңа ел тамашасында катнаштык. Кыш бабай, Кар кызы, Роза, Крош, Маша, Богатырь, Кощей белән чыршы тирәли уеннар уйнадык, биедек.
Хөрмәтле артистлар! Бик зур рәхмәт сезгә безне сөендергәнегез өчен. Сез иң-иң уңганнары-булганнары. Эшегездә унышлар сезгә!

Тукай районы Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1«Б» класс укучысы Вәҗетдинова Эвелина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев