Каракүзем
Минем язмам энәле дустым керпе турында.
Керпеләр – үзенчәлекле хайваннар. Чөнки ул энәләрдән генә тора.
Безнең лапаста күптәннән бер керпе яши. Ул каядыр китеп югала да, тагын кайтып җитә. Аның ярдәме турында да әйтмичә булмый. Ул безнең лапастагы ашлыкларны ерткычлардан саклый. Мин аңа «Каракүзем» дип исем дә куштым. Ул сөт белән ипи ашарга ярата. Безнең зур алмагачыбыз бар Каракүзем гел шуның төбендә утыра. Чөнки ул алманы да бик ярата. Күп вакыт ул түгәрәк шар формасында була, шулай саклана. Аның тагын бер үзенчәлеген ачтым, баксаң ул еланнардан да курыкмый икән.
Керпеләр турында күбрәк беләсем килде. Миңа шунысы кызык керпенең 16 меңгә якын энәсе бар икән. Һәрберсенең озынлыгы 2-4 см, юанлыгы 1 мм була. Ул якты урыннарда гына яшәргә ярата. Керпе бик кызыклы хайван. Аны ялан кул белән тоту мөмкин түгел, чөнки ул шунда ук чәнечкеле йомгакка әйләнә.Шунсы кызганыч керпе начар күрә, аның төп ярдәмчеләре – борыннары. Керпе кышны тирән йокыда уздыра. Тиздән апрель ахыры, май башларында кышкы йокысыннан уяна.
Кызыксына торгач тагын бер кызыклы фактка юлыктым: керпе баласы чукрак, сукыр, ялангач һәм энәсез булып туа. Туып берничә сәгать үтүгә, тәненә йомшак энәләр үсә башлый. Бераздан ул энәләр ныгый катылана. Каракүземнең дә балалары булды, бераз үсә төшкәч, алар каядыр китеп югалалар. Аларның үзара дус булуларына шатландырды. Алар үзара шаяралар, йомры йомгак кебек тәгәриләр.Әниләре дә алар белән бергә рәхәтләнеп шаяра, шулай итеп ул үзара тату булырга өйрәтә.
Керпеләр Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Аларга беркайчан да зыян салмыйк, алар бит табигатьнең бер өлеше. Табигатькә зыян салучы кыр тычканнарын да юк итүдә керпеләрнең ярдәме чиксез зур.
Минем кешеләргә шуны әйтәсем килә, табигатебезне саклыйк! Без бит табигать балалары.
Гөлшат Зарипова, Арча районы, Сикертән мәктәбе, 6нчы сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев