Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Каникулда Санкт-Петербугта кунакта

Язгы каникулны мин бик көтеп алдым, чөнки...

Язгы каникулны мин бик көтеп алдым, чөнки без Чаллы шәһәренең 39нчы мәктәп укучылары сыйныф укытучыбыз Наталья Владимир кызы белән Ватаныбызның мәдәни башкаласы — Санкт-Петербургка барырга уйладык.

Түземсезлек белән көтеп алынган каникулыбызның беренче көне ниһаять килеп тә җитте.Без әти-әниләребез белән саубуллашып, автобуска утырып, Казан шәһәренә юл тоттык, ә Казанга барып җиткәч, поездга утырып, юлыбызны дәвам иттек.

Вокзалда безне экскурсовод каршы алды һәм Санкт-Петербург шәһәре белән тулырак таныштырды. Без барыбыз да үзебезне тарихи искиткеч әкият эченә кереп киткәндәй хис иттек. 3 көн эчендә без кайларда гына булмадык: Екатеринский дворец, Эрмитаж, Исаакиевский собор, Петропаловский крепость, Благовещенский мост, ботанический сад һәм башкалар.

Бу җирләрдә йөреп, без онытылмаслык хис-кичерешләр һәм бик күп белемнәр алдык. Безнең сәяхәтебез искиткеч истәлекле булды. Кире Чаллыбызга кайтырга вакыт җиткәч бераз моңсу да булып куйды.

Сәяхәтебездән соң без Санкт-Петербургның бик матур, кызыклы шәһәр булуына инандык. Безнең әти-әниләребез, без – укучылар мәктәп директорыбыз Илһам Ирек улына, сыйныф җитәкчебез Наталья Владимир кызына һәм тарих укытучысы Динә Тәлгәт кызына бу кабатланмас сәяхәтне оештырганнары өчен бик зур рәхмәтле. Бу елгы язгы каникул безнең күңелләрдә мәңгегә калыр!

Чаллы шәһәренең, 39 нчы мәктәбе 5 нче "Е "сыйныф укучысы Идиятуллина Диләрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әфәрин, Диләрә! Бик матур язгансың!