Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Каникулда кайда акча эшләп була?

Укучылар җәй көне төрлечә акча эшләү ысулын таба ала.

 

Иң кызыгы – букет җыю

Мин инде икенче елымны Латыйпов Илнур абыйда эшлим. Илнур абый 2014нче елдан бирле зур теплицаларда эш алып бара. Башта ул яшелчә, кыярлар күп итеп үстерде, хәзер инде шактый еллар чит илләрдән кайтарылган орлыклардан чәчәкләр, гөлләр үстереп сата. Яз көне без лалә чәчәкләреннән букетлар ясадык, хәзер исә петунияләр белән мәш киләбез. Шулай ук сатуга да чәчәкләр әзерлибез. Иң кызыгы – букетлар җыю икән, нык тынычландыра һәм матурлыкларына сокланып туя алмаслык. Җәй көне дустым белән шунда эшлиячәкмен.

Гүзәл Хаҗиева, Балтач районы, Смәел мәктәбе.

 

Кәгазьгә күмелеп

Районыбызда «трудоустройство» буенча, бер ай дәвамында 8-11 сыйныф укучылары төрле оешма-предприятиеләрдә хезмәт куялар. Мин шулай итеп өченче елымны Саба шәһәре башкарма комитетында эшлим. Төрле документлар эше белән кәгазьләр арасында күмелеп утырам инде. Әле бу арада Сабантуйларга да әзерләндек: бирнәләр барладык, бүләкләр җыйдык. Үземне оештыручылар рәтендә дә тоеп карадым.

Азалия Мифтахова, Саба районы, Эзмә мәктәбе.

 

Куркыта

Мин быел Чаллыда официант булып эшкә урнашырга исәпләдем. Менә кафега сөйләшергә барам. Бераз куркыта, минем өчен яңа урын, яңа эш. Башка елларда җәйгелеккә авылда эшкә кергән бар.

Нәркизә Мөхәммәтҗанова, Актаныш районы, Аккүз мәктәбе.

 

Заводта

Июль аенда дустым белән КамАЗда эшләргә җыенабыз. Анда клумбаларга сулар сибәчәкбез. Ә хәзер мин «Хәтер вахтасыннан» кайтып барам. Иртәгә ант укыйбыз. Бүген генә өйрәндек әле.

Руслан Логинов, Чаллы шәһәре, 52нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев