Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кабатланмас мәктәбем

Мәктәбем кабатланмас, чөнки бездә генә белемле, ярдәмчел, һәр балага юл таба белә белүче, чын укытучылар — үз эшенең осталары эшли.

Һәрберегез дә килешә торгандыр, авылның йөрәге, киләчәге — ул мәктәп. Мәктәп кешегә беренче тормыш дәресләрен бирүче, киләчәккә юл салучы да. Тормыш белемнәренең нигезе дә мәктәптә төзелә бит. Һәркемгә дә үзе укыган мәктәбе якын һәм кадерле. Минем дә сезгә үземнең яраткан белем йортым турында язасым килә. Балтач районы Смәел авылында мәктәп шау-гөр килеп эшләп ята. Үткән уку елында мәктәбем Советлар Союзы Герое Г.Г.Гыйльметдинов исемен алды.

Безнең төп бурычыбыз ул — уку. Белемле кеше бер җирдә дә югалмый, чөнки дөньяның һәр почмагында да белемле кеше зур кыйммәткә ия. Миңа калса, сыйфатлы белем дәрестәге игътибардан, тырышлыктан, сабырлыктан тора. Белем алу өчен безнең мәктәптә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Мәктәбебездә гәмәлгә ашырыла торган проектлар бик күп. Шулар арасыннан "«Сәләтле бала»,«Ел укучысы», «Тату сыйныф серләре» дигән проектлар укучыларга тырышып белем алырга, зур стимул булып тора.

Уку белән рәткә тәрбия чаралары да үрелеп бара. Тәрбия юнәлеше күп кырлы эш. Мәктәбебездә бик күп төрле түгәрәкләр эшли. Укыйм, өстәмә белем алыйм дигән балага мөмкинлекләр бик зур. Мәктәбемдә «Туган якны өйрәнү» музее да эшләп килә. Спорт белән шөгыльләнү өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Ике стадион, хоккей мәйданы, зур спортзалыбыз бар. Мәктәбемдә миңа бар нәрсә дә ошый, киң коридорлар, математик баскычлар,якты класслар. Әле бу уку елында химия, биология, физика кабинетларына «Үсү ноктасы/ Точка роста» проекты үз куәтенә эшли башлады. Кабинетлар тагын да яктырып, матурланып китте. Авыл баласына мондый мөмкинлек тудырылу безнең өчен зур стимул. 

Мин күп кенә конкурсларда, олимпиадаларда катнашам, ләкин кайда гына барсам да, безнең ашханәдә пешерелә торган тәмле ризыклар ашаганым юк. Аш-су осталарыбыз йөрәкләре тулы ярату, юмартлык салып, шәфкатьлелек сибеп, ышаныч өстәгәнгә күрә шулай тәмле килеп чыгадыр. Мәктәбебезгә килгән һәр кеше аның чисталыгына, матурлыгына игътибар итмичә калмый. Аның чисталыгын булдыруда техник хезмәткәрләребез күп көч куя. Без аларның хезмәтен хөрмәт итәргә, икенче йортыбыздагы чисталыкны сакларга тиешбез. Яратам да инде мәктәбемне!

Мәктәбем кабатланмас, чөнки бездә генә белемле, ярдәмчел, һәр балага юл таба белә белүче, чын укытучылар — үз эшенең осталары эшли. Алар шундый матур итеп сөйләшә, зәвыклы итеп киенә, мин аларга карап сокланам. Җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче мөгәллимнәрем, кирәкле киңәшләрен биреп, шатлыкларны уртаклашып канатландыручылар булып торалар. Минем әнием дә укытучы, шуңа күрә дә бу һөнәрнең никәдәр дәрәҗәдә җаваплы икәнен бик яхшы аңлыйм. 

Укытучыларым кырыс, усал, талапчән, ләкин шул ук вакытта гади, тапкыр, аңлаучан да була беләләр. Андый укытучылар башка җирдә юк. Укытучы һөнәре — ул җәмгыятьне төзүче һөнәр. Икмәк пешерүченең хезмәт нәтиҗәсе — күпереп пешкән хуш исле икмәк, очкыч ясаучы конструкторныкы — яңа очкыч, ә укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе ул — акыллы, илгә-көнгә игелекле, лаеклы шәхесләр. Форсаттан файдаланып, якынлашып килүче укытучылар көне белән мөгаллимнәремне котлыйсым килә. Аларга чын күңелемнән гаилә бәхете, сәламәтлек, акыллы балалар теләп калам. Ике елдан мин мәктәпне тәмамлыйм,ләкин мәктәбем күңелемдә, йөрәгемдә якты истәлек булып калачак.

Укытучым һәрчак үрнәк булдың,
Күңел түрләрендә урын алдың.
Ыгы-зыгылы бу тормышта,
Туры юлдан мине алып бардың.
Узган еллар сине картайтса да,
Чын мөгәллим булып калырсың.
Ышанычым һәм терәгем булып,
Маяк булып балкып янарсың.

Гүзәл Хаҗиева, Балтач районы, Г.Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәәп!