Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Изгелек кылырга ашыгыйк!

«Мин әбиемә ияреп, маскировка челтәрләре үрешергә клубка йөрдем. Һәм әлеге изге эштә катнашканыма сөенеп туя алмыйм» дип язган Алинә Шәрәфиева.

Изгелек, игелек кебек төшенчәләргә без җиңелрәк карарга гадәтләнгәнбез. Бар кешенең дә тормышы матур, җитеш, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр юктыр дип уйлыйбыз. Һәм бик нык ялгышабыз.

Мин бер атна дәвамында авылыбыз волонтерлары оештырган изге эштә катнаштым. Дөресрәге, без Галия әбием белән катнаштык. Бу эшкә әбием инде икенче елын йөри. Ел дәвамында Олы Кибәче авыл китапханәсе каршында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар клуб-берләшмәсенә йөрүче апалар белән бергә китапханәгә җыелып, җылы оекбашлар бәйләүдән башланып киткән бу изге эш бүген дә тукталмый.

Шушы вакытлар эчендә бик зур эшләр башкарды авыл халкы. Мин дә әбиемә ияреп, бүгенге көндә хәрби хәрәкәттәге егетләр тарафыннан иң күп сорала торган маскировка челтәрләре үрешергә клубка йөрдем. Һәм әлеге изге эштә катнашканыма сөенеп туя алмыйм. Бирегә килеп кенә мин дуслык, бердәмлек, изгелекнең барлыгына инандым. Үземнең дә шундый зур эшкә тамчы кадәр генә өлешемне кертә алуыма чиксез куандым. Күңелемдә бары бер генә теләк: «Дөньялар тынычланып, барыгыз да исән-сау кайтыгыз!» 

Алинә Шәрәфиева, 6 нчы сыйныф укучысы, «Илһам» иҗат сөючеләр клубы һәвәскәре, Саба районы Олы Кибәче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев