Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Исәнбай мәктәбе укучылары пионериянең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбе укучылары, пионериянең 100 еллык юбилеена багышланган чаралар үткәрде, пионер вожатыйлары булган пенсиядәге укытучыларга барып, аларның хәлләрен белеште.

Апалар хатирәләре белән бүлештеләр, речевкалар, җырларны искә төшерделәр, барабаннар кагып, быргы кычкыртып та күрсәттеләр.

Бу атнада мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Исәнбай авылы музее җитәкчесе Зәйнуллина Гүзәл Зәки кызы тырышлыгы белән авылыбыз пионериясе тарихына багышланган почмак булдырылды.

1929 елда Красный Бор районы Исәнбай авылында комсомоллар тырышлыгы белән беренче пионер отряды булдырыла.1929-1933 елларда пионерлар коллективлаштыруда актив катнашалар,  40-41елларда тимурчылык хәрәкәтен башлыйлар. 
Сугыш елларында пионер эше тагын да көчәя.  Пионерлар укыту-тәрбия эшенең сыйфатын күтәрүдә дә  катнашалар, эвакуацияләнеп килгәннәргә ярдәм күрсәтәләр.  
1942 нче елдан илдә фашистлардан азат ителгән районнарга ярдәм итү хәрәкәте 
оештырыла. Авылыбыз мәктәбе укучылары да бу хәрәкәттә катнашалар. Музейдагы И.В.Сталинга юлланган телеграмма копиясе моңа дәлил булып тора: “Кадерле Иосиф Виссарионович Сталин! Татарстан АССР Красный Бор районы Исәнбай җидееллык мәктәбе укытучылары һәм 
укучылары немец илбасарлары тарафыннан җимерелгән мәктәпләрне торгызу 
фондына 20000 сум акча керттеләр. Сезгә, Иосиф Виссарионович, дошманга 
курку һәм безнең куәтле, күп милләтле Советлар Союзының даны өчен озын 
гомер һәм сәламәтлек телибез.
 Мәктәп директоры Даутов, уку-укыту мөдире Җәмилева, учком 
председателе Нәҗметдинов.” 
 Бу телеграммага җавап итеп, И.В.Сталиннан 1944 нче елның 31 нче маенда 
телефонограмма алына: “Мәктәп директоры Даутовка, уку-укыту мөдире 
Җәмилевага, учком председателе Нәҗметдиновка. Исәнбай мәктәбе 
укытучылары һәм укучыларына немец илбасарлары тарафыннан җимерелгән 
мәктәпләрне торгызу фондына 20000 сум акча җыйган өчен минем кайнар 
сәламемне һәм ССР Союзы хөкүмәтенең рәхмәтен тапшыруыгызны үтенәм. 
И.В.Сталин” 
 Бу хатлар 1944 нче елның 9 нчы июнендә районда нәшер ителүче “Колхоз 
ярышы” газетасында да басылып чыга. 
1944 елның апрель санында (N°15) укучыларның колхоз атларын шефлыкка алуы турында хәбәр һәм район советы башкарма комитеты һәм ВКП(б) райкомының бу инициативаны хуплау  һәм башка мәктәпләргә дә тәкъдим итү карары басыла. 

Сугыштан соң да актив эшчәнлек дәвам итә . 1974-1978 һәм 1982 елларда Зоя Космодемьянская исемендәге пионер дружинасы пионер маршрутларында "Правофланговый" исеменә лаек була.
1981-1985 уку елларында да алдынгылыкны югалтмый  авыл пионерлары: 7т. 555ц. бәрәңге алалар, 866 кг. кәгазь,10т. металлолом, 1т. имән чикләвеге, 16 кг. дару үләннәре җыялар, 22т.140 ц силос салуда ярдәм күрсәтәләр һәм башка эшләр башкаралар.

Әле чаралар моның белән генә тәмамланмады, иртәгә дә мәктәптә тантаналы линейка үткәреләчәк.

Ралина Хәбирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X