Көмеш кыңгырау

Искиткеч каникуллар

Гомумән алганда, каникуллар бик күңелле һәм файдалы уза безнең! дип яза Арчадан Айгөл.

Матур итеп Яңа елны каршы алгачмы әллә, ел башы төрле матур вакыгаларга бай булды. Дуслар, иптәшләр белән очраштык, рәхәтләнеп шома бозда тимераякларда элдерттек, кар көртләре өелгән биек тауларда чана шудык. Өйдә дә әни белән бергәләп төрле тәм-том пешереп, көн дә гаиләбезне сыйлыбыз.

 Ә бүген исә, җыйналып, чыршы полосасына чаңгыда шуарга чыктык. Саф һава, якты кояш, сокландыргыч табигать... Бик матур!
Айгөл Фәттахова, Арча.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: