Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Йолдыз булдым!

Бер җирдә ишекләр ябылса, һич көтмәгәндә икенчеләре ачыла аның.

Голливуд йолдызы буласың киләме? Миңа калса, һәр кешенең кайчан да булса бу хакта хыялланганы бар. Әле бит шунысы кызык, Голливуд йолдызы булып танылганнарның исемнәрен махсус җирдә мәңгеләштереп калдыралар...

Әмма бер читтә торсын Голливудлары, безнең үз районыбызда да йолдыз булып танылу өчен менә дигән мөмкинлек бар!

Элек-электән Арча ягы үзенең талантлы кешеләре, хезмәтчән халкы белән республикабызда дан тоткан. Шуңа күрә бездә актив, тырыш яшьләрнең үсүе бер дә гаҗәп түгел. Районыбыз хакимияте һәрчак балаларның иҗатына, укуларына аерым игътибар белән карый.

Арча шәһәрендә инде менә 2009 елдан бирле талантлы укучыларның исемнәре йолдызлык аллеясендә мәңгеләштерелә. Районыбыз җитәкчелеге әлеге проектны яшьләрне яңа үрләргә ирешергә дәртләндерү өчен, аларны булган җиңүләре белән таныту максатыннан оештырган. Шушы дәвердә утыз кеше районыбызның йолдызлары дип табылды.

Бу исемгә лаек булган һәр бала фән олимпиадаларында җиңүче, актив иҗат белән шөгыльләнүче яисә чын спортчы! «Йолдыз» булырга теләүче өч ел дәвамында районыбызны республика, илкүләм дәрәҗәдә танытырга тиеш.

Йолдыз ачу тантанасының шаһите булганнан бирле, шул укучылар рәтендә булырга хыялланып йөрдем мин. Тик ни эшлисең, тормышта барысы да син теләгәнчә генә барып чыкмый шул. Ни кызганыч, бихисап җиңүләремә карамастан, берникадәр сәбәпләр белән бу аллеягә эләкми калдым.

Озак моңаеп тормадым, билгеле. Иң мөһиме — якыннарым минем белән бернинди «йолдызлы» исемнәрсез дә бик горурланалар. Әмма озак та үтми һич көтелмәгән хәл булды...

Мәктәбебездә чыгарылыш кичәсе тәмамланып, кулга аттестатларны алгач, һәммәбезне коридорга дәштеләр. Шул мизгелдә без зур яңалыкның шаһитләре булдык. Шушмабаш урта мәктәбендә «Йолдызлар аллеясы» ачылган һәм мин аның тәүге йолдызы итеп сайланганмын.

Шул рәвешчә мәктәбебездә яңа традиция барлыкка килде, ә минем якты йолдызым кабынды! Рәхмәт, туган мәктәбем, кадерле укытучыларым! Менә шулай дуслар, бер җирдә ишекләр ябылса, һич көтмәгәндә икенчеләре ачыла аның.
Айгөл Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев