Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җиңүебез белән без бик бәхетле

Актаныштан Миргалимова Зәлия «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсында катнашып җиңүе турында язган.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Мәйсәрә Фаис кызы Казан шәһәрендә Флүс Латыйфи исемендәге XII ачык әдәби конкурсы булачагы турында хәбәр иткәч, уйга калдым. Алдагы елларда да катнашканым бар иде. Быел үземне «Драматургия» номинациясендә сынап карыйсым килде. Ә нәрсә турында язарга соң? Илдә, дөньяда һәрвакыт ниндидер кайнар учаклар кабынып тора. Мин туганчы Бөек Ватан, Әфганстан, Чечня сугышлары булган. Бүгенге көндә Украинада хәрби операция бара. Шуларны уйладым да, драма әсәре язып карарга булдым. 

Бабамның сөйләгәннәрен дә искә төшереп, хәзерге көндә исән булган тыл ветераннарын, мәктәп укучыларын катнаштырырга уйладым. Бер тапкыр да әтисен күрмәгән Әсләхетдин бабай (минем якын бабам да бервакытта да әтисен күрмәгән. Ул сугышка киткәч туган һәм хәбәрсез югалган), аның күршесе Габдулла бабай, мәктәп укучылары белән әңгәмә уңышлы гына килеп чыкты кебек. Әсәремне «Язгы лаләләр» дип атадым. Чөнки бабайлар мәктәпкә очрашуга барганда күчтәнәчсез бармыйлар. Әсләхетдин бабай бакчасында үскән төрле төстәге лаләләрне (яз чәчәкләрен) һәм бал алып бара. Драма ахырында Әсләхетдин бабай хәбәрсез югалган әтисенең каберен таба, барып күрә…

Бу конкурска сыйныфташым Чулпан да «Публицистика» номинациясендә катнашты. Укытучы апа эшләрне җибәргәч, дулкынланып көннәрне саный башладык. Җиңәрбезме, бәхет елмаермы, чакыру килерме безгә?! Әгәр дә җиңсәк, без «Сәләт» йортына барачакбыз! 

Беркөнне кич Чулпан шалтыратып, үзенә чакыру килгәнлеген әйтте. Ә миңа — юк! Борчылдым, кәефсезләндем. Күпмедер вакыт үткәч, әнием сөенеп дәшеп алды. Мине дә чакырганнар! Әниемә язганнар! Тиз генә укытучы апага шалтыраттым, юлга әзерләнә башладым.

1 нче көн.

Иртән әнием 3нче яртыда йокыдан уятты. Чөнки Казанга сәгать 8гә барып җитәргә кирәк. Әтием белән мине юлга чыгардылар. Укытучы апа һәм Чулпан белән очраштык. Һәм зур дулкынлану белән юлга кузгалдык…

Островский урамында урнашкан «Сәләт» йортында безне бик җылы каршыладылар. Экскурсияләрдә йөрдек. «Китап йорты»нда булдык (Анда авылдашыбыз Айдар абый Шәйхин — җитәкче). Бик күп мәгълүмат ишеттек. Көннең икенче яртысында безне төрле группаларга тараттылар. Мин язучы Рәдиф Сәгъди янына эләктем. Ул бездән кайчан яза башлавыбыз, нәрсәләр язарга яратуыбыз турында сорады. Без дә аңа үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. Рәдиф абый уңышлар теләп, киләчәктә дә безнең белән очрашулар көтеп калганын әйтте. 

Ниһаятъ, безне зур залга җыйдылар! Йөрәк сикерә, дулкынландыра, куллар тирләп пеште! Кинәт фамилиям һәм исемем яңгырады! Үз колакларыма ышанмыйча торам. 1нче урын! Сыйныфташым Чулпан 3нче урында! Без җиңдек! Күңелләр күтәрелде, шатланып «Сәләт»йорты белән саубуллаштык.

Сәяхәтебезне дәвам иттек. Пушкин картасы белән билет алып, сихри «Әкият» курчак театрына бардык. Бик кызыклы, эчтәлекле әкият карадык. Бу театр безгә бик ошады. Үзенә чакырып тора торган итеп төзегәннәр аны. Рухи азык алып чыктык моннан. «Туган авыл» күңел ачу комплексында да булдык. Авыз суларын китереп торган өчпочмаклары гына да ни тора! Бик матур монда! Аннары ачык йөзле, киң күңелле абый-апаларда кунакта булдык. Бик зур рәхмәт аларга безне хөрмәтләгәннәре өчен.

2 нче көн.

Бик иртә уяндык без. Кабат сәяхәткә кузгалдык. Бөек шагыйребез Муса Җәлилгә куелган һәйкәл янында бик озак басып тордык. Кремль белән таныштык. Сөембикә манарасын рәсемнәрдән генә карап белә идек, биредә үз күзләребез белән күрдек. Мөлаем, чибәр, озын толымлы Сөембикәне яныбызда кебек хис иттек. Кол Шәриф мәчетенә дә кердек. Якты, зур, матур мәчеттә азан тавышын тыңладык. Сәяхәтебезне Галиаскәр Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында төгәлләдек. Зур мәһабәт бинаның эченә беренче тапкыр керүебез. Бик якыннан актерларны күрдек. Алар катнашында «Килмешәк» исемле сәхнә әсәрен карадык. Монда да бик ошады безгә. 

Якты, җылы хисләр белән юлга кузгалдык. «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсында катнаша алуыбыз, җиңүебез белән без бик бәхетле. Сәяхәтебез өчен укытучыбыз Мәйсәрә Фаис кызына рәхмәтебез бик зур!

Актаныш районы, Теләкәй мәктәбе, Миргалимова Зәлия, 7нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев