Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иң «җылы» җир

Гаиләбездә өч кыз булгач, әти-әниемне бик бәхетле дип атыйлар.

Гомерең буена син үсәсең, өйрәнәсең, дөньяны танып беләсең, җайлашасың һәм үзеңә җайлыйсың. Бу — яшәешнең үзе. Болар барысы да нәрсәдән башлана соң? Әлбәттә, гаиләдән. 

Гаилә дигәндә, мин әтиемне, әниемне, ике сеӊлем һәм туганнарымны искә алам. Әтием — Рәнис. Ул — автотранспорт оешмасы бүлеге башлыгы. Нинди эшкә тотынса да, гел яратып, бирелеп, азагына кадәр җиткерә белә. Ул мине бу тормышта күп нәрсәгә өйрәтте. Мәсәлән, җәй көне велосипедта, кышын тимераякта шуа беләм икән, бу — әтием тырышлыгы. 

Әнием — Гөлназ. Өлкән шәфкать туташы булып эшли. Ул бик сабыр, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Әнием барлык эшкә оста, үзем дә шаккатам! Телеӊне йотарлык ризыклар да пешерә, матур итеп чигә дә белә. Өебезнеӊ чисталыгы да аныӊ хезмәте. Медицина өлкәсендә эшләгәч, ул безне кешегә ни рәвешле беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтә. Гомумән, кызларныӊ уӊганлыгы әнидән дип уйлыйм мин. 

Буш вакытларыбызны бергәләшеп күӊелле үткәрәбез: кроссвордлар чишәбез, интеллектуаль уеннар яратабыз, татар концертларына, театрларына йөрибез, кыскасы, рухи яктан үсеш юлында без. Җәен бергә җиләк җыяргабарабыз, саф һавада пикник ясыйбыз. Ә кышын Чаллыбызныӊ урманнарында ләззәтле җылы мизгелләр кичерәбез. 

Гаиләбездә өч кыз булгач, әти-әниемне бик бәхетле дип атыйлар. Без барыбыз да шундый шаян һәм шук! Ләкин бөтенебез дә үзенчәлекле дип саныйм. Мин кызларныӊ олысы булгач, сеӊелләремне еш карарга булышам.

Әдилә Гарипова, Яр Чаллы шәһәре, 84нче лицей-интернат, 9А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев