Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иң кыю карарым: тормышымны 360°ка үзгәрттем

«11 сыйныфка барганда кем инде мәктәп алыштыра?», — диючеләр байтак булды.

«11 сыйныфка барганда кем инде мәктәп алыштыра?», — диючеләр байтак булды. Йөрәгеңне тыңла диләрме әле андый очракта?! Минем дә, 10нчы сыйныфны тәмамлаганда кисәк кенә тормышымны, әйләнә-тирәмне үзгәртәсем килде. Шәһәр тормышына ияләшәсем, мөстәкыйльлеккә өйрәнәсем, яңадан-яңа үрләр яулыйсым килде. Туган авылымда, мәктәбемдә миңа кысан шикелле тоелды. Интернат-мәктәпләр эзләргә керештем. Казанда гына түгел, Мәскәүдә, Калининградта та эзләдем. Сайтлар буйлап йөри торгач, «СОлНЦе» интернат-мәктәбенә тап булдым. Монда бар да мин теләгәнчә: олимпиадаларга ныклы басым, инглиз теле, җәмгыять белеменнән көчле мөгаллимнәр, уңайлы урнашкан киң, якты бүлмәле интернат. Шулай итеп, бар таләпләргә дә туры килгәч, мин «СОлНЦе»га укырга керү өчен әзерләнә башладым. Бар булган диплом-грамоталарымны тупладым, портфолиомны әзерләдем. Инглиз теле, рус әдәбияты, математика буенча әзерләндем. Аннары кереш имтиханнар башланды. Лицейга кабул ителүем турында белгәч, шатлыгым эчемә сыймады. Чынбарлык мин көткән «иллюзияләрдән» дә шәбрәк килеп чыкты бит! Бар хыялларым, максатларым чынга ашар дип ышанып калам һәм сиңа да киңәш бирәм: йөрәгеңне тыңла, үз көчеңә ышан!

Кыскача гына интернат-мәктәпләр хакында мәгълүмат бирим әле. Интернат-мәктәпләрнең башка мәктәптән төп аермасы — син өеңдә түгел, ә студент шикелле интернат дип аталган тулай торакта торасың. Бу бөтенләй чит шәһәр булырга мөмкин һәм туган авылыңа (йортыңа) ялларда гына кайтасың. Күпчелек очракта интернат мәктәпләрдә билгеле бер фәнне тирәнтен укыталар. Мәсәлән: гуманитар гимназия интернат, яисә төгәл фәннәр интернат-лицее, һ.б. Ә керү өчен сиңа мәктәп билгеләрен, уңышларың хакында мәгълүмат һәм кереш имтиханны бирү кирәк була. 
Монда син үз-үзең өчен җаваплы һәм шуңа күрә мөстәкыйль тормышка шактый тиз ияләшәсең. 

Интернат-мәктәптә торып укуның уңай һәм тискәре яклары:

Уңай:
— Мөстәкыйльлегең арта
— Торган җирең мәктәптән ерак түгел
— Тормышыңа яңалык кертү
— Күпчелек өлкәләрдә белемеңне, тәҗрибәңне арттыру

Тискәре:
— Син хәзер үзең өчен бары үзең җаваплы
— Акчаны контрольда тотарга, керем-чыгымнарны анализларга кирәк

Рәйсә Абдуллина, Казан шәһәре, «СОлНЦе» мәктәбе, 11нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев