Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Илзидә Марселевна – икенче әниебез

Минем яраткан укытучым берәү генә. Ул – класс җитәкчебез Илзидә Марселевна.

Укытучы – иң мөhим hәм кирәкле hөнәрләрнең берсе. Аларның хезмәте катлаулы, авыр, җәмгыятькә күп файда китерә торган. Беренче сыйныфтан алып 3 класска кадәр мине 2 укытучы укытты.

3 класска керәндә безне яңа укытучы Илзидә Марселевна каршы алды. Безнең Сабада (Байлар Сабасы) гимназиядә укытучылар күп. Алар бөтенесе дә бик әйбәт, үз hөнәрләрен белә hәм ярата. Мин бөтен укытучыларны да хөрмәт итәм hәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтле. Ләкин минем яраткан укытучым берәү генә. Ул – класс җитәкчебез Илзидә Марселевна. Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуыбызны тели.

Илзидә Марселевнаны безнең икенче әниебез дип әйтеп була. Әниләребез кебек үк, ул да безне кирәк вакытта мактый, ә кайчак ачулана да белә. Илзидә апаның дәресләрендә утырырга яратам мин, чөнки ул hәр теманы безгә җентекләп аңлата, авырракларын, безгә аңлашылганчы йөз тапкыр да аңлатырга риза ул.

Илзидә Марселевнаның барлык сыйфатлары миңа ошый. Шуңа күрә ул минем иң яраткан укытучым. Мин аңа гомерем буе безгә – укучыларга күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакмын.

Байлар Сабасы гимназиясендә 3 А классында укучы Йосыф Низамиев.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев