Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Игелек һәм хөрмәт көне!

Көзге календарьда гадәти булмаган дата бар. Ул көн турында уйлаганда йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тула. Бу - Халыкара өлкәннәр көне.

5нче номерлы «Таңкай» балалар бакчасында бу көнне оныкларына кунакка килгән әби-бабайлар өчен гадәти булмаган «Әби уңышы» фольклор бәйрәме булды.

Кадерле һәм көтеп алынган кунаклар белән очрашуга балалар бакчасы алдан әзерләнгән иде. Төркемнәрдә балалар рәсемнәре стендлары, өлкәннәр көне белән котлаулар ясалды. Балалар бакчасы холлында "Алтын куллар могҗизалар иҗат итә!" дигән тәрбияләнүчеләрнең гаилә иҗади эшләреннән күргәзмә оештырылды.
Матур итеп бизәлгән зал кунакларны нәфис музыка белән каршы алды. Балалар әти-әниләренең куллары белән тегелгән Идел буе халыклары костюмнарын киеп килделәр.
Тәрбияләнүчеләр кунакларны дәртле, күңелле җырлар һәм биюләр белән сөендерделәр. Әбиләр оныклары белән бергә күңелле уеннар һәм конкурсларгда катнаштылар.

"Декупаж техникасы белән кабак бизәү» конкурсы онытылмаслык булды. Мондый чаралар балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияли: шәфкатьлелек, игелеклелек, ярдәмчеллек. Чөнки балалар бакчасында бөтен гүзәллеккә башлангыч, шул исәптән өлкән буынга мәхәббәт һәм хөрмәт салына.

Рәмзилә Исакаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев