Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Язгы каникулда – КФУда кунакта!

КФУда 28нче март көнне педагогик класслар өчен «Укытучы булу – шәп!» исемле I республикакүләм слет булып узды.

Быел язгы каникуллар тиз үтә. Минем язгы каникулым бик эшлекле уза.

Язгы каникул вакытында ИФМК КФУ ачык ишекләр чарасын уздырды һәм КФУда 28нче март көнне педагогик класслар өчен  "Укытучы булу – шәп!" исемле I республикакүләм  слет булып узды. Мин дә бу чараларда катнашып кайттым.

"Укытучы булу – шәп!"исемле слет Татарстан Республикасында беренче тапкыр үткәрелде. Бу  чарага төрле мәктәпләрнең педагогик классларында белем алучы укучыларны чакырдылар. Мин дә алар санына кердем.

Беренче булып укучыларга КФУ бинасы буенча эксурсия үткәрделәр. Аннары тантаналы ачыштан соң, безгә төрле фәннәр буенча мастер-класслар үткәрделәр. Бу слетка республика буенча  кунаклар да чакырылган иде. Алар төрле елларда "Укытучы елы" бәйгесендә  жиңүчеләр һәм катнашучылар иде. Алар безгә төрле киңәшләр белән унышлар теләделәр.

Ачык ишекләр көнендә ИФМК КФУ абитуриентлар өчен кызыклы һәм бик эшлекле программа оештырганнар. Укучылар университетта студентлар белән бергә лекцияләр дә утыра алдылар. Шулай ук ЕГЭда 100 балл җыючы КФУ студенты Евсеева А.Р. белән очрашу да булып узды. Ул безгә үзенең ЕГЭга әзерләнүе турында сөйләп китте һәм үзенең киңәшләрен дә бирде.

Мин беренче тапкыр КФУ бинасының искиткеч матурлыгын күрдем һәм шуңа бик шатмын.

Минхатыпова Алинә, Спас районы Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев