Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яз! Ямьле Яз!

Мин кыш көне тусам да, язны бик яратам!

Мин кыш көне тусам да, язны бик яратам! Быел кар күп булу сәбәпле, яз бик матур, ямьле килде. 

Көннәр озыная, ә төннәр кыскара бара. Табигать кышкы йокысыннан уяна, җир өсте яшел үлән белән каплана. Агач ботакларында бөреләр күренә. Жирдә сары чәчәк тә берәм-сәрәм чыгып килә. Агачларга кунып сандугачлар сайрыйлар. Гөрләвекләр чылтыравын һәм кошчыкларның күңелле сайравын тыңлау нинди күңелле! 

Мондый вакытта өйдә буласы килми, урамга, инеш буена төшәсе килә. Анда гөрләвекләр берсе артыннан берсе йөгерәләр, әйтерсең лә куышлы уйныйлар. 

Бөтен балаларга да кораблар җибәрү бик ошый. Менә инеш буйлап кораблар йөзеп йөргәнен күрәсе иде. Мин дә алардан калмадым, кәгазьдән кораб ясап чыктым. 

Барлык кораблар дә төрле: кәгазь, агач кораблар да бар. Хәтта ярышлар да оештырырга мөмкин. Кемнеке беренче була? Ә бәлки бөтенләй килеп чыкмас һәм батып китәр? Ләкин бу куркыныч түгел, тагын бер кораб ясарга була һәм аларны язгы инешләр буйлап яңа сәяхәткә җибәрербез.

Яз тәрәзәдән көлә,
Яз ишекләрдән керә.
Язны һәркем ярата. 
Язны бар кеше көтеп ала! 

Чаллы шәһәренең «Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия» 3Б сыйныф укучысы Хәмидулин Раил. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев