Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яраткан шөгыле бизнеска әверелде

Зилиянең кул эшләрен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр.

Һәр кешенең хыяллары, яраткан шөгыле, максатлары булырга тиеш. Хыялларны тормышка ашыру, үз алдыңа кыю максатлар куеп, яңалыкка омтылып, матур традицияләрне саклап, тырышып алга омтылырга кирәк .

Минем сезне югарыда әйтелгәннәрне тормышка ашыручы, матурлыкны күрә белүче, татар халкынын традицияләренә тугры булучы Кукмара районы Н .А. Сәмигуллин ис. Мәчкәрә урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Юзмиева Зилия белән таныштырасым килә.

Зилиянең кул эшләрен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Аның яратып башкарган шөгыле бүгенге көндә бизнеска әверелеп китте. Зилиябез шоперлар, футболкалар, бейсболкалар, косметичкаларга үзенчәлекле татар халык бизәкләре төшереп, үзенең @bag_matur дип аталучы кабатланмас брендын булдырды.

Аның кул эшләре тиз арада популярлашты. Ул социаль челтәрдә үзенең аккаунтын булдырып, иҗат җимешләрен барлык кызыксынучыларга тәкъдим итте. Шуннан ул заказлар кабул итеп, якын-тирә районнар, хәтта Америка һәм Германия шәһәрләреннән дә иҗат җимешләренең хуҗаларын тапты.

Ел дәверендә күп кенә күргәзмә, конкурсларда катнашып, зур уңышларга иреште. Зилия - безнең горурлыгыбыз! Аңа киләчәктә дә зур уңышлар һәм иҗат чишмәсенең саекмавын теләп каласым килә!


Кукмара районы Н.А.Сәмигуллин ис. Мәчкәрә мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Вәлиева Әдилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев