Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яраткан этем Рыжик

Кечкенә генә булса да, Рыжик — йортыбызның ныклы сакчысы.

Минем яраткан этем бар. Аның исеме — Рыжик. Аны безгә Яңа Әлем авылында яшәүче туганнарыбыз бирде. Башта ул бик кечкенә, йомшак иде. Кызгылт-сары төстә булганга, аңа Рыжик дип исем куштым.

Мин этемне бик яратам. Мәктәптән кайткач аңа ашарга бирәм. Буш вакытымда без бергәләп уйныйбыз, мин аны төрле һөнәрләргә өйрәтәм. Бергәләп авылыбыз янындагы яланда йөгерәбез, табигатьне күзәтәбез. Ул мин әйткәннәрне тыңлый, арт аягында да басып тора ала.

Кечкенә генә булса да, Рыжик — йортыбызның ныклы сакчысы. Йортыбызга чит кеше керүен әллә кайдан сизә, өрә башлый. Бик кызык эт ул, миңа аның белән бик күңелле.

Мирзагалиев Раил, Актаныш районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев