Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Якташ шәхесләрем — минем горурлык

Күгәрчен мәктәбендә «Талантлы син, Балык Бистәм!» дип исемләнгән күңелле очрашу узды.

Бу көннәрдә мәктәбебез төрле күңелле чаралардан гөрләп торды. Шуларның берсе – районыбыздан чыккан якташ шәхесләр белән очрашу.

"Талантлы син, Балык Бистәм!" дип исемләнгән бу чарада безнең район кияве, Халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты, фән эшлеклесе Тәлгать Галиуллин, якташ шагыйрь-шагыйрәләребез Рәсимә Гарифуллина, Фәүзия Солтан, Вазыйх Фатыйхов, Гүзәл Хәбибуллина, тарихчы-галим Нурулла Гариф, музыкантлар Халидин Әхәтов (ул безнең мәктәп директоры да), Венер Мөбәрәкшин катнашты.

Шәхесләр үзләренең тормыш юллары турында презентация карап уздылар, үз иҗатлары белән таныштырдылар, укучылар биргән сорауларга да җавап бирделәр. Очрашу авылыбыздан чыккан җырчы-музыкантлар чыгышлары белән үрелеп барды. Кичә бик күңелле һәм файдалы булды. Мин алар белән горурланып утырдым.

Шунысы гаҗәп: алар без игътибар итмәгән нәрсәләрдән матурлыкны күрә беләләр. Очрашудан соң күңелләребез баеп киткәндәй булды, алар укыган шигырьләр безне гаҗәпләндерде, канатландырды кебек. Көндәлек тормышта алар бездән берни белән аерылмаган сыман, әмма мондый очрашулардан соң, без аларның иҗади талантына сокланып туя алмадык. 

Әлеге шәхесләр безнең әдәбиятыбызны, туган телебезне үстерүгә бик зур өлеш кертәләр. Алар булганда, татар халкы югалмас.

Садыйков Әмир — Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Фотолар Вазих Фатыйхов аккаунтыннан. https://vk.com/id64163195?from=search

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев