Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Һәрнәрсә хикмәтле иде

«Шатланып кайттым мин башкаладан. Тырышлык беркайчан бушка китми икән» дигән Әминова Чулпан, Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең 7 класс укучысы.

Укытучылар безгә белем генә биреп калмый, ә тәрбиялиләр дә. Нәкъ әти-әни кебек. Аз гына сәләтебезне күрсәләр, сабыйдай сөенәләр. Йөзләре кояштай балкый. «Синнән була, син молодец!» - дип дәртләндерәләр. Ел буе язу серләренә төшендереп, үземдә ышаныч уяткан укытучыбыз белән чираттагы конкурсны бәяләү тантанасына Казанга бардык.

«Сәләт» йорты республика буенча иҗади шөгыльләнүче укучыларны үзенә җыйды. Татарча сөйләшүче яшьләр безне каршы алды. Программа белән таныштырдылар. КФУ бинасында һәм «Китап» йортында булдык. КФУ да укучы студентларга нинди юнәлешләр буенча укытуны, андагы заманча җиһазларны, алар ясаган эшләнмәләр турында күп мәгълүмат алдык.

Программаның икенче өлеше — «Китап» йортына сәяхәт иде. Ишекне ачып керүгә — мин телсез калдым. Каршымда бер урамда яшәүче авылдашым — Айдар абый Шәйхин басып тора иде. Әлеге бинаның җитәкчесе икән бит ул! Шәриф Камал музее белән җентекләп таныштырды. Экспонатлар бик күп. Күбесе Ш.Камал кулларының җылысын саклаган икән. Әдәбият дәресләре, татар тарихы өчен искиткеч материал күплегенә таң калдым. Идәннән түшәмгә кадәр булган зур көзге янында озаклап тукталдым. Ш.Камал чорында бу квартирага килеп йөргән язучылар көзгедән миңа «күз кысарлар» кебек тоелды. Муса Җәлил турында тормышчан материал бирелде. Беренче басу машинкаларының төрле маркаларын да күрергә насыйп булды. Айдар абый Шәйхинның тирән фикерле булуын, үз эшен бик яратып эшләвен аңлап сөендем. Авылга кайткач, әтиемә, әниемә, туганнарыма, классташларыма үзем күргәннәрне сөйләдем. 

Минем өчен һәрнәрсә хикмәтле иде. Чөнки Казан шәһәренә килүем икенче тапкыр гына. Укытучы апам язмаларымны барлап, иҗатыма йогынты ясамаса, мондый матур урыннарны, тарихи чынбарлыкны әле кайчан күрер идем... Сәяхәт сукмаклары белән "Сәләт"кә кайтып җиттек. Язучылар, шагыйрьләр безне җиңүләребез белән котлады. Мин публицистика юнәлешендә 3 нче урынга лаек булдым. Бу минем өчен зур җиңү булды. Шатланып кайттым мин башкаладан. Тырышлык беркайчан бушка китми икән. 

Әминова Чулпан, Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең 7 класс укучысы.


Әминова Чулпан бүләкләнү вакытында.


Китап йорты директоры Айдар Шәйхин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев