Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы»

Чарада шагыйрә Мөнҗия Хәлимова да катнашты. Ул яшь китап укучыларны «Аулак өй» уены тарихы белән таныштырды.

Билгеле булганча, 2022 ел Татарстанда Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителгән иде. Аның кысаларында китапханәдә берсеннән-берсе мавыктыргыч, кызыклы очрашулар, гамле әңгәмәләр, осталык дәресләре үткәрелде. Шуларның берсе турында газета укучыларга да сөйләргә булдым.
«Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы» чарасы турында сүзем. Очрашуга 6нчы мәктәп укучылары килгән иде. Чара башында китапханәдә эшләп килүче күргәзмә белән таныштырдык үзләрен. Кызыл башлы сөлге, читек, түбәтәк, калфак, чабата... Һәркайсының үз тарихы бар. Китапханәче апаларының татар халкының милли киемнәре, йолалары, уеннары турында кызыклы итеп сөйләвен тын да алмый тыңлады балалар. 
Чарада шагыйрә Мөнҗия Хәлимова да катнашты. Ул яшь китап укучыларны «Аулак өй» уены тарихы белән таныштырды. Бергәләп «Йөзек салыш» уенын да уйнадылар. 
Әйе, татар халкының рухи мирасы гаҗәеп дәрәҗәдә бай. Бәһасе булмаган бу зур хәзинә сандык төпләрендә сакланып ятмасын, аның хакында үсеп килүче яшь буынга ешрак сөйлик, матурлыгын күрсәтик, кадер-хөрмәтен аңларга ярдәм итик.  

Руфия МЕДЕТОВА, Түбән Кама шәһәренең 2нче китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев