Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Глаголица» - иҗат яши торган җир

Яшь, максатчан, иҗади, язуга сәләте булган балалар туплауны үзенә максат итеп  куйган «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе быел җиденче тапкыр бәллүр ябалак ияләрен барлады.

Сүз матурлыгы, ритм, рифмалар белән дус булган яшь иҗатчылар үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карады, көч алышты. Биш көн эчендә без иҗади сәләтләребезне үстерү өстендә эшләдек, үзебез өчен яңа урыннар, яңа мөмкинлекләр ачтык, төрле масстер-классларда катнаштып, зур тәҗрибә тупладык. Ә инде бу биш көн ничегерәк үткәнен минем язмамнан укып белерсез!

Һәр өлкә дә кызыклы!

Очрашулардан, төрле масстер-класслардан күп нәрсә булмады бу биш көндә. Иҗат белән кызыксынучы егет-кызлар үзләрен нинди генә өлкәләрдә сынап карамады! Ул каллиграфия, моделирование дисеңме... Бик күпләр ошатып өлгергән фото сәнгате, журналистика буенча остаханәләрме... Брелок, акрил краскалар белән картиналар ясау буенчамы... Барысы да катнашучыларда зур кызыксыну һәм иҗатка этәргеч ясады. Шунысы да игътибарга лаек: һәр катнашучының үзе теләп сайлаган масстер-классларда катнашу мөмкинлеге бар иде. Миңа калса, болар барысы да балага үзен дөрес юнәлештә табарга һәм яңа сәләтләр ачуга корылган.

Казан буенча экскурсия

Катнашучылар чын-чынлап бәхетле иделәр! Чөнки аларга Казан буенча сәяхәт итү мөмкинлеге тәтеде. Шәһәрдә әле беренче мәртәбә генә булган катнашучылар да Казаныбызга яңа күзлектән карап, үзләре өчен яңа урыннар ача алды. Кол-Шәриф мәчете, Казан Кремле, милли китапханә, Казан федераль университеты, типография белән танышу чын-чынлап мавыктыргыч сәяхәткә әверелде. Һәркем шәһәребезне төрле яклап карарга, объектив аша ничек тә төшереп өлгерегә тырышты. Конкурска килгән һәркемгә шәһәребез буенча сәяхәт онытылмас хәтирә булып кереп калгандыр, минемчә.

Язучылар белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге

Бәйгедә бер әйбер ошый миңа: безнең фикерне тыңлый беләләр. Нәрсә генә әйтсәк тә, безгә колак салучылар һәм ярдәмгә килүчеләр табыла. Һәм, әлбәттә, бу биш көндә безнең иҗади үсешкә бик зур йогынты ясаган кешеләр – ул жюри әгъзаләре иде. Ягъни, һәр номинациянең жюри әгъзасы белән катнашучы турыдан-туры аралаша алды. Бала монда чын, ихлас һәм битлекләрсез иде.

Татар телендә проза һәм поэзия номинациясендә катнашучылар Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйлманов, Рөстәм Галиуллин кебек олпат язучылар авызыннан үз әсәрләренә төгәл анализ һәм тәнкыйть ишетә алды. Ә бу – һәр иҗат кешесенә зур бәхет! Шулай ук язучылар белән масстер-классларда без кыска вакыт аралыгында парчалар, шигырьләр иҗат итеп карадык, үз әсәрләребезне сүтеп җыйдык, ялгышларыбызны һәм көчле якларыбызны билгеләдек.

Рекорд!

Җиде ел тарихка ия булган әлеге проектта быел беренче тапкыр катнашучылар саны 1000нән артып киткән. Бу – премия барлыкка килү дәверендә абсолют рекорд! Конкурста Мәскәү, Санкт-Петербург, Нижний Новгород, Екатеринбург, Иркутск, Саратов, Новосибирск шәһәрләреннән катнашучылар да бар иде. Бу гаҗәп тә түгел: 2020 нче елда «Глаголица» премиясендә бөтен ил катнаша, дип игълан ителгән.

Яшь блогерлар

Иҗат белән беррәттән, катнашучыларыбыз өчен «Иң яхшы блогер» конкурсы да уздырылды. Өч көн дәвамында блогер, алып баручы, нотыкчы Ника Вишневская әлеге бәйгедә катнашырга теләгән һәр балага төрледән-төрле биремнәр биреп, аларны тикшерде, көн блогерларын билгеләп барды. Шуңа өстәп, катнашучылар бик теләп блогинг буенча масстер-классларда катнашты, тавыш күнекмәләре белән танышты, дөрес итеп интервью алу серләренә төшенде. Ә инде иң-иңнәр ут лампасы, штатив һәм Ника Вишневская исеменнән үзенең блогерлар ясау мәктәбендә уку өчен сертификатка ия булдылар.

Бүләкләү тантанасы

Һәр катнашучы өчен иң дулкынландыргыч мизгелләр һичшиксез бүләкләү тантанасы вакытында булгандыр. Биш көн эчендә табып өлгергән дуслар белән саубуллашу да, язганыңа бәя ишетү, күңелле программа карап кайту мөмкинлеге дә ул! «Әкият» курчак театры бинасында үткән бәйрәм чарасы катнашучылар өчен дә, аларның әти-әниләренә дә бик ошады. Ә инде кулларына бәллүр ябалак, диплом, бүләкләр тотып басып торган егет-кызларны күрү тагын да сөенечле иде.

Гөлназ Әхмәдиева

Якын дус табу җиңел түгел... (Гөлназ Әхмәдиева язмасы)  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев