Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гимназиябездә Мөхәммәт Мирза исемендәге поэзия кабинеты ачылды

Бу вакыйга бик кызыклы һәм дулкынландыргыч булды.

21нче март көнне безнең гимназиябездә бик зур вакыйга булды. Бу көн Шигърият көне дип билгеләнгән булганга, мәктәбебездә төрле чаралар уздырылды. Безгә төрле язучылар һәм шагыйрьләр килде, мастер-класслар үткәрде.

Мөхәммәт Мирза, Ркаил Зәйдулла һәм Айгөл Әхмәтгалиева чыгыш ясады, безне шигърият дөньясы белән таныштырды.

Аннары татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә конференция утырышы уздырылды. Аны без үзебез язган шигырьләрне тәкъдим итү белән башладык, укытучыларга шуның белән көч, илһам бирдек. 
Иң кызыклы һәм дулкынландыргыч вакыйга булып, миңа гимназиябездә Мөхәммәт Мирза исемендәге поэзия кабинеты ачылу булып тоелды.

Бу бүлмә төрле бөек шагыйрьләрнең китаплары белән бизәлгән. Ә иң түрдәге стенадагы стендта якташ шагыйрьләрнең һәм үзебезнең мәктәптә иҗат иткән яшь шагыйрьләр куелган. Аларның арасында үзем дә булуына мин чиксез шатмын һәм, миңа калса, бу минем бик зур уңышым.
Мәктәбебезне тагын да бизәгән өчен мин татар теле укытучыларыбызга һәм моны чынга ашырырга ярдәм иткән Мөхәммәт Мирзага бик рәхмәтле. Шулай итеп елдан-ел гимназиябез үссен, бизәлсен һәм балкысын иде.


Шакирова Лиана, Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 8 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев