Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Газета укырга яратам

Атнага бер генә килә торган газеталар бар. Мәсәлән, “Көмеш кыңгырау”. Мин аны түземсезләнеп көтеп алам.

Безгә һәр җомга көнне газеталар килә. Килүгә үк:
-  Минеке бармы ? Минеке бармы? – дип, үземнең яраткан газетамны карый башлыйм. Минем язмам бастырылган булса, шатлыгымнан нишләргә дә белмим. 
Бервакыт ВКонтактега кергәч, андагы балалар язган язмаларны укып утырдым. Кайберәүләр газета уку - вакыт әрәм итү, дип язганнар иде. Күңелем төшеп китте. Мин аңа аңлатма яздым. Газета уку вакытны әрәм итми, киресенчә, без аны укып күп әйберләрне, күпме яңалык беләбез,- дип язган идем.  Аннары 
сыйныфта да без гел телефон турында гына сөйләшәбез. Бер кеше дә газета укыдым дими. Кайвакытта кызлар гына әйткәлиләр. Бу мине бик борчый. Кайберәүләр мине “искелек калдыгы” дисәләр дә, мин алар белән килешмим. Болай да атнага бер генә килә торган газеталар бар. Мәсәлән, “Көмеш кыңгырау”. Мин аны түземсезләнеп көтеп алам, үземнең әкият, хикәяләремне шуңа җибәрәм. Бик зур рәхмәт газета хезмәткәрләренә, алар безнең бер язмабызны да чыгармый калдырмыйлар.

Рамилә Гарипова – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 
нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев