Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Галстуклы еллар 

«Быел пионер оешмасы төзелүгә 100 ел. Әлеге истәлекле көн уңаеннан мин әбием Әюпова Гөлфирә Әхмәтшәех кызы белән әңгәмә корып алдым» дип яза безгә Камилла Сираева.

Быел пионер оешмасы төзелүгә 100 ел. Әлеге истәлекле көн уңаеннан мин әбием Әюпова Гөлфирә Әхмәтшәех кызы белән әңгәмә корып алдым. Ул октябрят та, пионер да, комсомол да, мәктәптә өлкән пионервожатый да булган, 47 ел гомерен мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган.

– Әбием, син ничек пионервожатый булып киттең?

– Күп балалы гаиләдә туып үсүем этәргеч биргәндер дип уйлыйм. Эне-сеңелләремнең өс-башын карау, татамакларын кайгырту гына түгел, дәрес әзерләтү дә минем өстә иде бит. Монысы – иң яраткан шөгылем булды. Менә шунда үзеннән-үзе хәл ителгән инде минем нинди һөнәр сайлаячагым. Мәктәп директорыбыз: «Бу бала бик яхшы пионервожатый  булачак», – дип  тәкъдим  иткән.

– Әбием, кире яшьлегеңә әйләнеп кайта алсаң, башка һөнәр сайлар идеңме?

– Юк, юк. Пионерия тормышы миңа бик ошый иде. Барабан, быргы тавышларына кушылып, тантаналы төстә пионер җыеннарына керү мизгелләре әле дә күңелдә. Тимер-томыр, кәгазь җыюлар да ниндидер бәйрәм төсе ала иде бит. «Аҗаган» уеннары, туристик эстафеталар, «якшәмбе мәктәпләре», учак янында җырлап утырулар, җәйге походлар, тимурчылык хәрәкәте... Бары да хәтердә...   

– Кызыклы хәлләр күп булды дисең инде.   

– Тулы бер роман язарлык.

– Берәрсен сөйлә әле.

– Бервакыт директорыбыз: «Иртәгә иртәнгә пионер байрагы әзер булсын!» – диде. Кибеттә юк. Нишләргә?! Төн буе утырып чиктем – иртәнгә байрак, чыннан да, әзер иде.

Элек дружинаң белән яхшы эшләсәң дә, начар эшләсәң дә, бюрога чакыралар иде бит. Дружина рәисе белән курка-курка бюрога төштек шулай. Ә анда бүләкләргә чакырганнар булып чыкты. Кайтканда авылыбызга кадәр машина арбасында кайттык, ә аннары җәяү керәсе. Юллар начар. Каршыда – бүреләр. Дружина рәисе мине кысып кочаклады да: «Мин куркам», – ди. Тын гына басып торабыз. Ходайның рәхмәте, бүреләр тимәде, кире борылып китте. Кызганганнардыр инде.

– Пионервожатый булып эшләгән елларың синең холкыңны үзгәрттеме?

– Билгеле. Кыюлык, тәвәкәллек өстәде, югалып калмаска өйрәтте.

Конфуцийның мәгълүм сүзләре бар: «Яраткан эшеңне тап, һәм сиңа бер көн дә эшләргә туры килмәячәк». Әбиемнең дә 47 елы балалар арасында үткән. Ул елларны бик сагына ул!


Камилла Сираева, Чаллы шәһәре, 76нчы гимназия, 11нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев