Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гаиләбезнең күркәм гадәтләре

«Безнең гаиләнең бик матур традицияләре бар» дип яза Чаллыдан Әхмәдуллина Динә.

Гаилә — күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, кешенең ышанычлы терәге һәм таянычы. Ул безгә авыр вакытларда көч бирә, үз-үзеңә ышанычны ныгыта, буыннар чылбырын өзми саклый. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Гаилә –тормыш нигезе. Ә менә нигезең нык булсын дисәң, гаиләнең үзенә генә хас булган кагыйдәләре, йолалары, гореф-гадәтләре булырга тиеш. 

Безнең гаиләбездә дә буыннан буынга тапшырылып килгән гореф-гадәтләр бар. Иң элек гаиләдә татар телендә аралашуны алга куябыз. Фәнис ага Яруллинның шигъри юллары да безгә зур мисал булып тора.

Анам теле — телләр теле,
Милләтемнең бердәнбере.
Син булганга без дә исән,
Син булганга без дә тере. 

Телен белгән буын югалмый, әби-бабасы белән татар телендә аралаша алган балаларның, оныкларның үткәне дә, киләчәге дә нык һәм тотрыклы була дип саныйбыз. 

Икенчесе, без туганлык җепләрен ныгыту өстендә эшлибез. Һәр көн әти-әни, әби-бабайларның, туганнарның хәл-әхвәлен белешеп торабыз. Әгәр кирәксә, бер-беребезгә ярдәм итешәбез. Бәйрәм саен гына түгел, төрле вакытта җыелышабыз, бүләкләр бирешәбез. 

Хәл белешеп, очрашып яшик,
Без бит кунак фани дөньяда,
Бердәм булыйк шулай, туганнарым,
Яшәсәк тә әллә кайларда. 

Әти-әнием туганнары белән дус, тату яши, абыем белән мине дә, безнең кебек яшәгез дип өйрәтәләр. 

Һәрвакыт гаиләбез белән күркәм холык өстендә эшлибез. Дини тәрбия алабыз, матур китаплар укыйбыз. Әтиебез һәр көнне тәрбиягә корылган кино-мультфильмнар әзерли. Һәм һәр кич саен, сәгать 21.00 - 22.00гә кадәр җыелып карыйбыз. Икенче көнне нәрсә дөрес эшләнде, кайсы өлешне булдырмаска иде дип әңгәмә корабыз, җитешсез булган якларны үзебездә булдырмаска тырышабыз.

Һәм дә инде гаиләбездә яратып башкарыла торган «Чәй эчү йоласы» бар. Без бит татарлар барыбыз да чәй яратабыз. Көнгә һәм күңел хәләтенә карап төрле чәйләр ясап эчәбез. Салкынча булса сары чәй, эссе булса кызыл чәй, төрле үләннәрдән пешерәбез. Ничек кенә булмасын, иң яратканы барыбер дә кара чәй. Әниебез чәй ясаган арада төрле җимешләрне юып өстәлгә куябыз. Аннан түгәрәкләп утырып, берәр матур гына темага сөйләшеп, әкрен генә кайнар чәй эчәбез. Мондый утырмалар күңелгә тынычлык бирә, араларны якынайта, әти-әнинең янда булулары шөкерләрне арттыра. 

Гореф-гадәтләр үткәнебез белән бүгенгебезне бәйли. Буыннан-буынга күчкән бу кыйммәтләр киләчәк буынга дөрес тәрбия бирүгә зур этәргеч булып тора. Халкыбыз гореф-гадәтләре булган сыман, һәр гаиләнеке дә булса, киләчәкнең җирлеге дә ныклы була. Язмамны мәшһүр язучы Шиһабетдин Мәрҗәни хәзрәтләренең сүзләре белән тәмамлыйсы килә:

«Диндә өч төрле әйбер юк, әмма алар аны саклый. Алар — милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәтләр».

Әхмәдуллина Динә, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның 5А сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев