Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гаиләбез белән таулар карарга киттек

Безнең хәбәрчеләребез – сәяхәттә. Алар безне яңалыклары белән белән таныштырып баралар.

Сәлам, дуслар! Без гаиләбез белән Дагестан республикасының Избербаш шәһәрендә ял итәбез. Монда шуның хәтле матур, кызу, рәхәт.

Бүген без Сулакский каньонга барып килдек, андагы таулар, тау битләре... Шуның хәтле матур, сүз белән генә аңлатып бетерә торган түгел!

Аннары мәгарәләргә киттек. Мин биеклектән бераз куркам, ләкин куркуымны онытып, таулар арасындагы күпер аша үттем, мәгарәләр күреп кайттым, анда бик салкын һәм рәхәт, бигрәк тә җәй көне.

Таудан аккан суларны эчеп, мәгарәләрне үтеп чыктык.

Азалия Хәйбуллина, Тукай районы, Калмаш авылы.


Исәнмесез Көмеш Кыңгырау! Без дә гаилә белән тауларга карарга уйладык та 3 көнгә Башкортостанга киттек. Кичә без Өфөдә кундык. Бүген без Стәрлетамакка барабыз. Аның янында шиханнар бар. Аларга 280 миллионнан артык ел! 

Ильяс Сираев, Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев