Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гади генә Самат!

Шаккатам, сокланам, үрнәк алам, горурланам!

Шаккатам, сокланам, үрнәк алам, горурланам!

Чаллы шәһәре 42нче мәктәбенең 3нче В сыйныфында бик шаян, ачык, тырыш малай укый. Аның исеме Самат. Башкалардан аермалы ягы — саф татар телендә Минзәлә диалекты белән сөйләшә, аралашучан, кыю, риясыз! Шәһәр малае булса да, кендеге авылдан өзелмәгән. Җәй буе авылда әбисендә яшәве (ял итүе түгел), сызылып таң атканда ферма көтүенә чыгуы, абыйсы белән кичен клубта йоргәннән соң тәмле йокыларын калдырып балыкка төшүе, анда сәгатьләр буе калкавычка карап, чүкә (чуртан балыгы) эләгүен көтеп утыруы, аннан хыялдагы беләк буе балыкны җайлап кына судан тартып чыгаруы турында тәмләп сөйләп утыруы әсир итте мине. Яше кечкенә булса да, бер ялгансыз, су кушмыйча, чын күңеленнән сөйли бала. Нинди сорау бирсәң дә, югалып калмый, шундук җавабын таба. Каникулларда әбисенә мал карарга булыша, әбисе чыгып җитешмәсә, сыерын да савып куя! Дүрт ел элек бабасы гүр иясе булган, Самат бу югалтуны бик авыр кичергән. Һәр ялда авылга кайтулары әбисенә ярдәм итү, ялгызын калдырасы килмәү өчен. Өлкәннәрне кызгану, аларга ярдәм итүе дә әбисен жәлләүдән.

Әле үзенең бизнес белән шөгыльләнүен дә яшерми: сөт, сөт өсте (каймак) эремчек, катык, алма, грушалар сатып акча эшли. Хәзер китаплардан гына укып белгән бәбкә саклауны да ярата Самат. 2 сыерны арканлау, аларга су эчерү, алып кайту өстенә әбисе чеби, индоутка, казлар, бозаулар үстерә. Авылда Саматсыз эш бармый. Әле ындыр табагына эшкә йөрергә дә өлгерә егетебез! Бизнесбой гына түгел, бизнесбай булачак ул! 

Һәр тиенне тир түгеп, хезмәт белән тапкан Самат акчасын үзе тота. Телефоннар, төрле юк-бар алып бетерә дип уйларсыз. Юк шул, аңа иске телефоны да ярап тора. 4 яшьлек сеңлесенә зур уенчыклар, тәмлишкәләр ала ул. Әле сеңлесенең туган көненә бүләк алырга дип зур кибеттә листовкалар таратып, бер мең ярым сум акча эшләп кергән. Күршедә авыру әби яши, аңа күчтәнәчләр кертеп, хәлен белеп чыккан. Бер бәйрәмнән дә калдырмый торган бу акыллы малайны әби көтеп ала икән.

Кышын кошлар ризык табалмый, ачка интегәләр, аларга җимлекләр ясап, җим салып куярга кирәк. Һәм җимне көн дә салырга. Саматның кечкенә генә йөрәгендә өлкәннәрнең башына да килеп карамаган уйлар яши. Күңелемә үземнең балачагым килә, тимурчылык отряды дип авылдагы ялгыз әбиләргә бәрәңге утыртырга, аркылы пычкы белән утын кисешергә барган чаклар! Ул бит безнең чор. Без бит 20 нче гасыр балалары. Хәзерге заманда аркылыны буйга да сала белмәгән балалар арасында Самат кешелеклелеге, киң күңеллелеге белән башкалардан аерылып тора.

Самат кибет тирәсендә әйбер сатып утыра торган әбиләрне дә урап үтми.

— Әни, чәчәкләрен булса да алыйк әле, — дип, букетлар сатып ала. Әнисе Гүзәл ханым сүз әйтми, кайнанама охшаган, нечкә күңелле, ярдәмчел ул ди. Алма агачыннан ерак төшми, бәхетле гаиләдә үсә Самат. Әтисе Илһам Тукай районы Күзкәй авылы егете, әнисе Гүзәл Чаллы кызы. Өйдә саф татар телендә аралашалар, балаларын хезмәт белән тәрбиялиләр.Әбисе Илгизә Өлфәт кызы Күзкәй авылында яши. 

Кулыма каләм алуымның сәбәбе — Самат каникулда авылда сугыштагыларга ярдәм йөзеннән маскировка өчен сеткалар үрергә, окоп шәмнәре ясарга булышкан. 2023 елның ноябрь аенда Күзкәй авылы хатын-кызлары мәдәният йортында «Челнысеть» җибәргән материаллардан сугышка сеткалар үрә башлаганнар. Бүгенге көнгә кадәр 4×6 һәм 3×6 метрлы 35 әзер сетка тапшырганнар. Атнага 5 көн сәгать тугыздан көндезге бергә кадәр мөмкинлеге булганнар бу изге эштә катнаша. Ә ир-атлар калай савытларда окоп шәмнәре әзерли. Шәфиков Айрат парафин, картоннар белән тәэмин итә. Әбисенә ияреп, изге эштә катнашкан, үзе дә хезмәткә өйрәнгән Саматка сокланмый мөмкин түгел!

Әбисе 60+ яки 3нче буын университеты үткәрә торган концерт, спартакиадаларда актив катнаша: йөзә, йөгерә, кул көрәштерә, чаңгыда йөри, дартс, ату белән шөгыльләнә, бии, җырлый. Тәмле итеп чәкчәкләр дә пешерә. Уңган нәсел, затлы нәсел!

Саматның иҗатка омтылуы юкка түгел: карт әбисе шигырьләр язган. Бер минут та тик торалмаган тынгысыз малайның күңел дөньясы бай һәм матур. Әйткәнемчә, олылар уйлап та карамаган, бер карашка гади һәм әһәмияткә ия булмаган кебек тоелган мәсьәләләр аны борчый, уйландыра. Саматның үз дөньясы, үз фикере бар! Үз сүзеңне әйтә, теләгәнеңне эшли белү — кыюлар эше. Уңышлар сиңа, саф күңелле укучым!

42 нче мәктәп укытучысы «Тылсымлы каләм» әдәби түгәрәге җитәкчесе Әмирова Лилия Флүс кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев